Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Пүкәл һәм Мичәнбаш шашкачылары ярышты

Пүкәл авыл клубында Пүкәл һәм Мичәнбаш авылы командалары арасында шашка ярышы булып узды. Мондый бәйге бездә беренче тапкырын гына уздырылса да, анда балалар бик теләп катнаштылар, һәркайсы зур осталыгын күрсәтте. Ярышның баш хөкемдары итеп спорт мастерлыгына кандадидат Илфат Ханнанов чакырылды. Бәйге кунакларыбыз файдасына төгәлләнде. Очколар буенча Илназ Фәсхетдинов -1нче, Искәндәр...

Пүкәл авыл клубында Пүкәл һәм Мичәнбаш авылы командалары арасында шашка ярышы булып узды. Мондый бәйге бездә беренче тапкырын гына уздырылса да, анда балалар бик теләп катнаштылар, һәркайсы зур осталыгын күрсәтте. Ярышның баш хөкемдары итеп спорт мастерлыгына кандадидат Илфат Ханнанов чакырылды. Бәйге кунакларыбыз файдасына төгәлләнде. Очколар буенча Илназ Фәсхетдинов -1нче, Искәндәр Фәсхетдинов-2нче, Расил Шәрипов -3нче урыннарды алды. Кызлар арасында иң күп очконы Зәлия Әхмәдиева җыйды. Катнашучылар коймак, кайнар чәй белән сыйландылар. Ул көнне клубыбыз чын бәйрәм төсен алды.Тамашачылар да, Илфат Ханнанов белән уйнап карарга теләүче өлкәннәр дә күп иде. Илфат берүзе 10ар уенчыга каршы уйнап та җиңү яулады. Бәйрәмне оештыруда зур ярдәмне шәхси эшмәкәр Илшат Вәлиев күрсәтте. Бер генә катнашучы да бүләксез калмады ул көнне. Җиңүчеләргә зур призлар тапшырылды. Авылыбызда туып үскән Илфат Ханнанов, Илшат Вәлиев барыбызга да чын мәгънәсендә дә Яңа ел бүләге ясадылар. Аларга эшләрендә уңышлар телибез!

Лилия Әхмәтҗанова,

китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев