Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

САБА КОМАНДАСЫ–ӨЧЕНЧЕ

Узган атнада районыбызның өлкән яшьтәге спорт сөючеләре шашка һәм шахмат буенча Кукмарада оештырылган зона турнирында катнашып кайттылар.

Бу ярышка баруны Саба районы пенсия фонды оештырды, аңа Саба муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт комитеты, ветераннар оешмасы ярдәм итте. IV Татарстан Республикасы турнирының 2нче этабында сабалылар Балтач, Мамадыш, Балык Бистәсе, Теләче, Кукмара спортчылары белән көч сынашканнан соң команда ярышында 3нче урынны алуга ирештеләр. Беренчелеккә- Кукмара, икенче урынга мамадышлылар ия булды. Шашка буенча шәхси беренчелектә ирләр арасында Сабадан Зөфәр Вәлмиевка, ә хатын-кызлардан Шәмәрдәннән Миңнур Садыйковага тиңнәр табылмады. Шахмат буенча хатын-кызлар арасында 2нче урынга Сабадан Елена Ракова лаек булды. Бер уңайдан шуны да әйтәсе килә, безне бу сәфәргә алып барган шофер егетебез Илһам Хөсәенов бик мәрхәмәтле, өлкәннәргә ифрат та игътибарлы, искиткеч ярдәмчел кеше. Илһамга хәерле, имин юллар, ә спортчы ветераннарыбызга яңа җиңүләр теләп калабыз.

Ф.Шәмсетдинова,

Саба шәһәр җирлеге ветераннар оешмасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев