Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Сабада “Татарстан чаңгы юллары-2015” ярышларында 1200 дән артык спортчы катнашты [+фото]

Узган ялларда, шимбә көнне - районыбызның барлык авыл җирлекләрендә, якшәмбедә Саба шәһәр җирлегендә "Татарстан чаңгы юллары-2015" мас­сакүләм чаңгы ярышлары булып узды.

Район үзәгендә үткәрелгәнендә 1200ләп спорт сөюче кат­нашты. Аеруча балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр активлык күрсәтте. Нәни чаңгычылар 200 метрлы арада узыштылар. Бу эстафетада җиңелүчеләр булмады, финишка килгән һәр сабыйны оештыручылар истәлек бүләкләре белән каршы алды. Алга таба старт сызыгына 1-6 сыйныф укучылары тезелде, аларны 3 чакрымлы арада узышу өчен 7-11 сыйныфта укучы абый-апалары алыштырды.18 яшьтән өлкәнрәкләр 5 чакрымлы арада ярышты. Яхшы әзерлеклеләр бу араны җил тизлеге белән үтте, чаңгы юлларын сирәк кенә таптаучылар да алардан калышмаска тырышты. Финиш сызыгына килүчеләрне дәррәү килеп җанатарлар каршылап торды. Чаңгы эстафетасын җитәкчеләр ярышы төгәлләде. Ахырдан район мәдәният йортының спорт залында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булды. "Чаңгы юллары-2015" җиңүчеләре булып 1-6 сыйныф укучылары арасыннан гим­на­зия­дә белем алучылар - Сабина Хәбирова, Айрат Әхмәтвәлиев, аг­рар­көллият студентлары Илназ Габдерахманов, Илүзә Солтанова (7-11 сыйныфлар), Руслан Миннегулов һәм Олеся Хәбирова (18 яшьтән өлкәнрәкләр), җитәкчеләрдән Дамир Шакирҗанов һәм Алия Әхмәтвәлиева танылды. Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов призлы урын алучыларга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев