Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Сабада спорт яңалыклары

Инвалид спортчылар төрле ярышларда нәтиҗәле катнашып киләләр. Россиянең спорт остасы Раил Галиәкбәров Таиландта коляскада хәрәкәт итүче теннисчылар арасында халыкара турнирда уңышлы чыгыш ясады.

  Ул Екатеринбургтан  спорт остасы  Владимир Топорков белән  парлы  уенда 3нче  призлы урынны  алды.  Әлеге турнирның дәрәҗәсе бик югары Анда паралимпия чемпионнары – Кытай  вәкилләре өстенлек итте. 

Түбән Камада  шашка–64, шашка–100 һәм шахмат буенча уздырылган Татарстан чемпионатында спорт мастерлыгына  кандидат Азат Әхмәтов 36 көндәше арасында шашканың ике төреннән дә чемпион исемен  яулады.  Хәмит Вәгыйзов әлеге төрләрдән – 2нче призер. Командалар  ярышында безнекеләр шашканың барлык  төреннән дә – 1нче, шахматта 2нче булдылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев