Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Сабада узган "Татарстан кроссы - 2013"тән фоторепортаж

Хәрәкәттә - бәрәкәт. Йөгергәч, сулышлар иркенәеп, аяклар җиңеләеп китә. Җиңел атлетика өчен бары теләк кенә кирәк.

Ярыш принцибы салынмаган иң яшь проектларның берсе булган "Милләтләр кроссы" шушы максатка инде ун елга якын хезмәт итә. Быел Сабада "Татарстан кроссы-2013" беренче тапкыр "Аргамак" картодромында үтте. Ул көнне көзге яңгыр да тыелып торды. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов иң элек инвалидларның XXI фестивалендә, картинг буенча XI Татарстан Республикасы беренчелегендә һәм VIII "Авыл яшьләре" җәйге спорт уеннарында җиңүчеләрне тәбрикләде, кросста катнашучыларга җитезлек теләде. Ул көнне бакча балаларыннан алып, пенсионерларга кадәр стартка басты. Мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең җан-фәрманга 200 метрга чабуы "Армагак"ка "йөгерсәм ни дә, йөгермәсәм ни" дип кенә килүчеләрдә дә кросста катнашу дәрте тудырды.

Гомумән, ул көнне "Олимп, спорт мәктәбе директоры Рифат Хисамов 2231 кешегә старт бирде. Башлангычлар арасында иң җитезләре булып Ильяс Хәйриев белән Рената Мөбарәкова, V-VIII сыйныфлар төркемендә Айдар Хисамов белән Гөлназ Вахитова, югары сыйныфлар кроссында Илнур Гатауллин (Шәмәрдән лицее) белән Азалия Хәбибрахманова танылды. Аннары массакүләм стартта 19 яшьлекләр белән 60тагылар бергә чапты һәм билгеле инде, алга чын спортчылар чыкты. Хатын-кызлар арасында Фәридә Сәгъдиева көндәшләрен берничә метрга артта калдырды. Ир-егетләр стартында финишка беренче булып Руслан Миңнеголов килде. Җитәкчеләр арасында беренчелекне Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев белән "Линда" җәмгыяте җитәкчесе Дания Вахитова яулады. Алсу Гыймадиева (казначылык департаменты) һәм Айнур Габделхаков (мәдәният йорты) -2нче, Гөлсем Батырханова (китапханә) һәм Фәнис Закиров (комиссариат) 3нче урыннарны алдылар.

Призерларны башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов бүләкләде. "Кроссларга яшьләр күбрәк тартыла һәм матур нәтиҗәләр күрсәтә. Алар тагын да күбрәк булсын, без өлкәннәргә шушы арбадан төшеп калырга язмасын иде",- диде ул кросска йомгак ясап.

Саба районында "Милләтләр кроссы" барлык авыл җирлекләрендә дә үткәрелеп, йөгерештә 6227 кеше катнашты.


Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев