Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Согуд Гарәбстанында хатын-кызлар катнашында беренче тапкыр футбол матчы узачак

Кызлар стадионга Согуд клублары фирма төсенә туры китереп тегелгән мөселман киемнәреннән килделәр.

Согуд Гарәбстаны тарихында беренче тапкыр хатын-кызлар катнашында футбол матчы уза. "Аль-Арабия" телеканалы хәбәр иткәнчә, "Аль-Ахли" һәм "Аль-Батын" командалары уенын күзәтергә йөзләгән җанатар гаиләләре белән килгән. Бу хакта ТАСС яза.

Кызларның күбесе стадионга Согуд клублары фирма төсенә (сары һәм зәңгәр) туры китереп тегелгән мөселман киемнәреннән килделәр. Кайбер җанатарлар битләренә грим да сөрткән.

Соңгы елларда Согуд Гарәбстанында исламның  кискен консерватив төсмер алган агымы хәлиткеч роль уйнады. Хатын-кызларның күп хокукы һәм иреге чикләнгән иде, шул исәптән спорт белән шөгыльләнү һәм футбол матчларын карау да тыелган иде. Кронпринц Мөхәммәт бән Сәлмән игълан иткән ислам юнәлешенә бәйле рәвештә вазгыять үзгәрә башлады: мартта 1980 елдан соң беренче тапкыр кинотеатрлар ачылачак, июньнән башлап хатын-кызлар машина йөртү таныклыгына ия була һәм автомобиль йөртә алачак.

Фото: iz.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X