Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Сабада Универсиадага багышанган “Стартка бергә басабыз” район ярышы үткәрелде

Халыкара гаилә көненә һәм Универсиадага багышап "Стартка бергә басабыз" дигән район ярыш үткәрелде. Зона бәйгеләрен отып финалга чыккан 8 спортчы гаилә өстәл теннисы уенында җиңел атлетикада, шашкада, дартста көч сынаштылар. Барысы да гаилә бәйгесенә җиңү омтылышы белән килгән иде. "Без Татарстан данын яклап Бөтенроссия уеннарында да катнашыбыз. Әле генә Чувашстан...

Халыкара гаилә көненә һәм Универсиадага багышап "Стартка бергә басабыз" дигән район ярыш үткәрелде. Зона бәйгеләрен отып финалга чыккан 8 спортчы гаилә өстәл теннисы уенында җиңел атлетикада, шашкада, дартста көч сынаштылар. Барысы да гаилә бәйгесенә җиңү омтылышы белән килгән иде. "Без Татарстан данын яклап Бөтенроссия уеннарында да катнашыбыз. Әле генә Чувашстан Республикасында җәйге уеннарда булып кайттык. Февраль аенда Красноярскида кышкы спартакиадада катнаштык. Менә хәзер дә Шәмәрдәннең дәрәҗәсен төшерәсе түгел, беренчелекне аласы иде",- дигән иде Светлана Камилова шашка ярышы алдыннан. Шәмәрдән зонасы лидерлары максатына иреште. Светлана һәм Илнур Камиловлар уллары Диас белән җиңү яуладылар. Кызлы гаиләләр арасында Кызыл Мишәдән Алсу һәм Ринат Әхмәтҗановлар гаиләсе беренчелекне алды. Иске Икшермәдән Петровлар, Иске Мичәннән Мифтаховлар, Курсабаштан Сәлахиевлар, Олы Кибәчедән Сафиннар гаиләләре призерлар булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев