Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Өстәл теннисы буенча ярышларда сабалылар призлы урыннарны алдылар

29-31 март көннәрендә Казан шәһәренең Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 2005-2006 елгы, 2007 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар, малайлар арасында "Татарстан Республикасы Өметләре" өстәл теннисы буенча ярыш узды. Анда безнең Саба районы командасы да катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Республика этабында 2005-2006 елгы малайлар арасында Газиз Дәүлиев 2 урынны,...

29-31 март көннәрендә Казан шәһәренең Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 2005-2006 елгы, 2007 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар, малайлар арасында "Татарстан Республикасы Өметләре" өстәл теннисы буенча ярыш узды. Анда безнең Саба районы командасы да катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Республика этабында 2005-2006 елгы малайлар арасында Газиз Дәүлиев 2 урынны, Гадел Вәлимөхәммәтов 3 урынны, 2005-2006 елгы кызлар арасында Камилла Шиһапова 1 урынны яуладылар. Шулай ук, авыл районнары арасында да урыннар билгеләнде. 2005-2006 елгы малайлар арасында пьедесталның 3 баскычына да безнең район вәкилләре күтәрелде: 1 - Газиз Дәүлиев, 2 - Гадел Вәлимөхәммәтов, 3 - Руслан Ледяев. Ә 2005-2006 елгы кызлар арасында 1 урында -Камилла Шиһапова,3 урында -Илсөяр Кәримуллина

Җиңүчеләрне һәм тренерларны тәбрик итәбез. Саулык һәм тагын да зур җиңүләр теләп калабыз.

Лилия Мөхәммәтҗанова.
Өстәл теннисы Клубының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев