Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“ТИЗРӘК, БИЕГРӘК, КӨЧЛЕРӘК”

Район мәктәпләрендә белем алучы укучылар каникул вакытларында өйдә генә утырмады. Сыйныфлары белән сәяхәтләргә йөрделәр, мәдәният йортларында, китапханәләрдә үткә­релгән чараларда актив катнаштылар.

9 ноябрьдә Балалар иҗат үзәгендә узган "Тизрәк, биегрәк, көчлерәк" ин­тел­лектуаль-спорт уеннарына да 23 мәктәптән укучылар килгән иде. Алар 12 төркемгә бүленеп көч сынашты. Балалар иҗат үзәге директоры Гөлнар Шә­фыйкова: "Сезнең мөм­­кинлекләрегез дә, сәлә­т­егез дә җитәрлек, сез аны күрсәтергә ти­еш", - дип, укучыларга уңыш­лар теләп, тантананы ачты.

"Команда составында 7 сыйныфлардан 8 укучы. Әлеге ярышларда балалар үзләренең спорт турында белемнәрен генә камилләштереп калмый, үзара дуслык-татулык, кү­мәк рәвештә бер фикергә килү, бердәмлек кебек сыйфатларга да төше­нәләр", - ди балалар иҗат үзәгенең балалар оешмалары эшләрен оештыру бүлеге мөдире Лилия Шаһидуллина. Укучылар "Олимпия тарихы", "Боулинг", "Музыка һәм спорт", "Флэш-моб", "Спорт - син бер дөнья" кебек тукталышларда белемнәрен, өл­­герлекләрен күрсәт­теләр. Андый тукталыш­лар 12 иде. Һәр коман­да маршрутта күр­сәтелгән тәртиптә хәрә­кәт итте һәм иң күп балл җыючылар призлы урыннарга чыктылар. Нәтиҗәдә Саба гимназиясе укучылары (Г.Фә­лә­хова) - I урында. II урында - Сатыш (Р.Ногманова) һәм кадет интернат мәктәбе (Г.Әлмиева), III урында - Олы Арташ (В.Гаянова) һәм Сабабаш (М.Хәсбиева) мәктәбе уку­чылары. Призерларга Мактау кәгазьләре һәм истәлек бүләкләре, катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Уеннарны үткәрүдә Балалар район Думасы активистлары да да катнашты.

З.Сәмигуллина.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев