Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

ТУКТАП ТОРМЫЙ ЯРЫШЛАР

28 сентябрьдә Саба спорт комплексында инвалид спортчылар арасында рус һәм халыкара шашка буенча район беренчелеге үткәрелде. Ярышларда 38 спортчы катнашты.

Мишә, Шәмәрдән, Юлбат, Олы Кибәче, Олы Шыңар, Шекше, Эзмә, Олы Нырты авыл җирлекләре тулы составлы команда куйганнар иде. Кызганычка каршы, Арташ, Югары Симет, Иштуган, Килдебәк авыл җирлекләре ярышларга үз вәкилләрен җи­бәрмәделәр.

Рус шашкасы буенча хатын-кызлар арасында 1нче урынны Саба шәһәр җирлегеннән Ленина Ракова яулады. Олы Кибәчедән Гөлчәчәк Мәннапова - 2нче, Шәмәрдәннән Миңненур Садыйкова 3нче булдылар. Ир-егетләр арасында 1нче-3нче урыннар тәңгәл рәвештә Сабадан Хәмит Вәгыйзов, Азат Әхмәтовка, Явлаштаудан Мулланур Мусинга бирелде.

Халыкара шашкада 1нче­ урын­нарны ин­валидларның Шәмәр­дән башлангыч оешмасы рәисе Мулланур Садыйкова, Сабадан Хә­мит Вәгыйзов яулады. Ветераннарның Саба башлангыч оешмасы рәисе Фәния Шәмсетдинова һәм Шәмәрдәннән Илгизәр Хәйретдинов - 2нче урыннарга чыктылар. Ха­тын-кызлар арасында 3нче урынга Ленина Рако­ва белән Миңниса Муллахмәтова чыкканнар иде. Өстәмә партиядән соң өстенлек Л.Раковага бирелде. Ир-егетләр ара­сында 3нче призер булып М.Мусин калды.

Җиңүчеләргә Грамоталар, акчалата приз­лар бирелде. Алда - 5 октябрьдә үтәчәк шахмат ярышлары. Аннары район җыелма командасы октябрь ахырында Лениногорск шәһәрендә үтәчәк шахмат-шашка чемпионатында катнашачак.

Р.Мөхәммәдиев,

инвалидларның

район оешмасы

рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев