Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Ватандашлар аралаша... Спорт аша

Казанда тагын бер спорт чарасы гөрли. 13–19 май көннәрендә шәһәрдә IV Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары уза. Татарстан уеннарның финал ярышларын кабул итә. Казанга бары тик иң-иңнәр генә килгән. Сайлап алу турлары исә төрле илләрдә үткән. Быел үз спортчыларын беренче тапкыр Албания, Бөекбритания, Мисыр, Иордания, Исландия, Кипр, Көньяк Корея, Македония, Фәләстыйн, Сүрия, Хорватия һәм Швейцария тәкъдим итә.

Чараны оештыручылар матбугат конференциясендә катнашты. Кайчандыр “Бердәм Россия” партиясе депутатлары инициативасы белән үсеш алган әлеге уеннар быел сизелерлек дәрәҗәдә үз­гәреш кичереп, киңәеп үтәргә тиеш. РФ Дәүләт Думасының VII чакырылышы депутаты Отари Аршба әй­түенчә, әлеге проект партиянеке булып башлангыч алган чорда 30 илдән 450 бала катнашкан. Бүген исә күрсәткечләр үскән, география дә киңәйгән: катнашучылар саны 600дән артык. “Бу статис­тика һәм геогра­фиянең киңәюе – Россияне башка илләрдән аерырга тырышуга турыдан-туры җавап. Шулай ук бу Россияне изо­ля­ция­ләргә ты­рышуның мәгънәсез һәм мөм­кин түгел икәнлеген дә күрсәтә. Безнең ватандашлар болай да иң таркалганнардан санала. Бу хакта Президентыбыз Владимир Путинның да әйткәне бар. 30 млн ватандашыбыз бүген чит илдә яши. Моның сәбәп­ләре төрле – сугышлар, рево­лю­цияләр... Әле­ге проектта катнашучы яшьләр бер атнага гына булса да туган иленә кайта. Бу чара исә аларның танышуына, аралашып яшәүлә­ренә нигез сала”, – дип билгеләп үтте ул.


Спорт легендасы, күп тапкыр Олимпия уеннары чемпионы, дөнья чемпионы, Дәүләт Думасы депутаты һәм “Бердәм Россия” партиясенең “Балалар спорты” проектының федераль координаторы Ирина Роднина да бу уен­нарның никадәр әһәмиятле булуына басым ясады. Уеннарга гомуми әзерлек ел буе бара, дип белдерде ул. “Казандагы финал ярышлары  ул – балаларда илгә карата кызыксыну уяту, тарих белән ныг­рак танышу, тел белемнәрен ка­мил­ләштерү өчен яхшы мөм­кин­лек”, – дип тә өстәде.


Казан уеннарны кабул итеп кенә калмый, үзе дә катнаша. Бө­тендөнья уеннарының баш хөкем­дары, Россиянең атказанган спорт мастеры, Европа һәм дөнья чемпионатлары призеры Ирек Зиннуров та бу уңайдан үз фикерен белдерде.


– “Иң мөһиме – катнашу” принцибы бу ярышларга аеруча туры килә. Уеннар тоташ спорт чараларыннан гына тормый. Иң элек бу – аралашу мөмкинлеге. Оештыручыларга мондый төр чараны Казанда уздыруны ышанып тапшырулары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Зур дәрәҗә дә, шул ук вакытта зур җаваплылык та бу. Төп бурычыбыз – катнашучыларда илебезгә ка­рата мә­хәббәт һәм хөрмәт хис­ләрен арттыру.


Спорт бәйгеләреннән тыш, катнашучыларга атна буе кы­зык­лы мәдәни чаралар да тәкъ­дим ителәчәк. Яшьләрнең Татар мә­дәнияте көнендә дә катнашулары көтелә.


Татарстан спорт чараларын үткәргәндә әлегә кадәр яхшы нә­тиҗә күрсәтеп килде, бу уеннар­ның да югары дәрәҗәдә үтүенә шик юк төсле. Ярыш­ларның футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан үтүен дә үзенә күрә бер репетиция итеп кабул итәргә мөмкин.

Фото: mdmsrt.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X