Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Төп көндәшләрен оттылар

Узган якшәмбедә Кукмарада автомобиль авариясендә һәлак булган хоккейчы Фәнил Гарәфиев истәлегенә багышлап үткәрелгән турнирда Арча, Балтач, Питрәч, Мамадыш, Сабаның "Ветераннар" (тренеры Ш.Сөнгатов) командалары һәм боз хуҗалары көч сынашты. Уеннар бик киеренке барды. "Ветераннар" командасы башта Арча хоккейчыларына 2:3 исәбенә оттырды, аннары мамадышлылар белән ничья­га уйнады. Өченче әйләнештә моңарчы оттырмас көндәшләре...

Узган якшәмбедә Кукмарада автомобиль авариясендә һәлак булган хоккейчы Фәнил Гарәфиев истәлегенә багышлап үткәрелгән турнирда Арча, Балтач, Питрәч, Мамадыш, Сабаның "Ветераннар" (тренеры Ш.Сөнгатов) командалары һәм боз хуҗалары көч сынашты. Уеннар бик киеренке барды. "Ветераннар" командасы башта Арча хоккейчыларына 2:3 исәбенә оттырды, аннары мамадышлылар белән ничья­га уйнады. Өченче әйләнештә моңарчы оттырмас көндәшләре булып саналган Балтач командасын 3:1 исәбенә җиңүгә иреште. Шулай итеп, районның хоккейчы ветераннары Кукмарадан 3нче призлы урын алып кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев