Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • “Ак Барс” Дудь, Ждун һәм версус-батл белән мультфильм чыгарды

    КХЛның Көнчыгыш конференциясе ярымфиналы алдыннан, "Ак Барс" командасы интернет-мемнар белән ролик ясаган.

    “Ак Барс” хоккей клубы КХЛның Көнчыгыш конференциясе ярымфиналы алдыннан мульфильм чыгарган. Плей-оффның икенче раундына стартка ике көн кала, клубның социаль челтәрдәге аккаунтларында кызыклы видео урнаштырдылар.

    Казан командасы ясаган мультфильмда соңгы айлардагы киң таралган интернет-мемнар, билгеле интернет-персонажлар кулланганнар. Видеороликка журналист Юрий Дудь, төрек аш-су әзерләүчесе Нусрет Гекче һәм башкалар эләккән.

    Көнчыгыш конференциянең чирек финалында “Ак Барс” “Амур”ны 4:1 исәбе белән җиңде. Киләсе раундта Казан командасы Омск “Авангарды” яисә Магнитогорск “Металлургы” белән уйнаячак.

    Фото: скриншот с видео
    http://tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: