Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • «Ак Барс» Кытайда җиңелде

    Казан хоккейчылары, Пекин командасына 2 алкага калышып, оттырды.

    Бүген «Ак Барс» командасы Кытайның Пекин шәһәрендә «Куньлунь Ред Стар» хоккейчыларына каршы уенда җиңелде. Уен 3:1 исәбе белән төгәлләнде.

    «Ак Барс» һөҗүмчесе Михаил Глухов Континенталь хоккей лигасында 500нче һәм «Ак Барс»та 300нче уенын үткәрде.

    Беренче период. Җиденче минутта юбиляр Михаил Глухов исәпне ачып җибәрде (0:1).

    Икенче период. Уналтынчы минутта Кытай командасы уенчысы Адам Крэкнелл исәпне тигезләп куйды (1:1). Бер минут та үтмәде, Тревор Мёрфи «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (2:1).

    Өченче период. Уенның соңгы секундларында «Куньлунь Ред Стар» уенчысы Жильбер Брюле буш капкага гол кертте (3:1).

    Командалар составы:

    «Куньлунь Ред Стар»:

    Смит (Грубец)

    Ип − Крэкнелл — Брюле, Мёрфи − Спроул;

    Вон − Локхарт — Фу, Челиос − Бартли;

    Шинкарук − Уэрек — Мэги, Осипов − Шустр;

    Дефацио − Кейн − Смит-Пелли.

    «Ак Барс»:

    Билалов (Рейдеборн);

    Кара — Азеведо — Петров, Виртанен — Викстранд;

    Дыняк — А. Галимов — Зарипов, Юдин — Рукавишников

    Э. Галимов — Глухов — Фрэттин, Яруллин — Журавлёв;

    Санников — Воронков — Ли (Кара), Аверин — Хенк

    21 гыйнвар көнне 19:30 сәгатьтә «Ак Барс» Мәскәүдә «Динамо» командасы белән очрашачак.

    Фото: архив/Михаил Захаров

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: