Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Быел хаҗга юлламаны кем отты? (фоторепортаж)

Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча унынчы мөселман яшьләренең турниры узды. Ярышларда республика районнарыннан һәм шулай ук Башкортстан Республикасыннан йөздән артык спортчы катнашты.

Аерым алганда, татарча көрәш буенча 63 көрәшче бил алышса, кул көрәше буенча 42 спортчы көч сынашты. Алар барысы да, ярышлар башланыр алдыннан, намаз уку тәртибен белү буенча тест узды. Бу — ярышларда катнашуның төп шарты булып торды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Диния нәзарәте кубогына командалар арасында Әлмәт командасы лаек булды. Иң олы бүләккә — Хаҗга юлламаны исә үз үлчәү авырлыкларында беренче урынны яулаган көрәшчеләр һәм кул көрәштерүчеләр арасында җирәбә юлы белән Әлмәт көрәшчесе Айрат Сәмигуллин лаек булды.

Айрат Сәмигуллинны көрәш җәмәгатчелеге инде белә дияргә була. Ул үзе Оренбург якларыннан. Ләкин соңгы елларда рәсми ярышларда Әлмәт командасы өчен  көрәшә.

Командалар беренчелегендә икенче урында — Чаллы көрәшчеләре, өченче урында Саба һәм Балтач командалары урнашты.

көр1көр2көр3көр4

Рөстәм Заһидуллин фотолары

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев