Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Физик тәрбия фәне буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы

24-30нчы апрель көннәрендә Курск дәүләт университеты базасында физик тәрбия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан олимпиадада “Сәләтле балалар интернат-мәктәбе” укучылары (җитәкчеләре Вафин Л.Р.) катнашып, югары җиңүләргә ирештеләр.

11нче сыйныф укучысы Кашапов Азат – җиңүче, 10нчы сыйныф укучысы Сабиров Морат - җиңүче, 8нче сыйныф укучысы Закирова Регина – призер, 11нче сыйныф укучысы Галявин Әмир – призер, 11нче сыйныф укучысы Борһанова Ләйсән – призер, 11нче сыйныф укучысы Фаваризова Ралинә призер титулларына ия булдылар. Укучыларны һәм аларның укытучысын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев