Гагарин кубогын Әлмәткә алып кайттылар
Быел «Ак Барс» хоккей командасы өченче тапкыр Гагарин кубогына ия булды.
Гагарин кубогын Әлмәткә алып кайтканнар. Бу турыда almetievsk-ru.ru сайты хәбәр итте.
- Гагарин кубогы — Континенталь хоккей лигасында плей-офф сериясендә җиңгән командага бирелә торган хоккей призы. 2008/2009 елгы сезоннан башлап тапшырыла. Беренче космонавт Юрий Гагарин исеме белән аталган.
Быел «Ак Барс» хоккей командасы өченче тапкыр Гагарин кубогына ия булды.
Бүген, 18 майда, Кубокны «Татнефть» компаниясе штаб-фатирының төп холлында иртәнге 7.30 дан 15.00 сәгатькә кадәр тоталар.
Шуннан соң Кубокны Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге паркка алып киләчәкләр. 16.00 сәгатьтән шәһәр кешеләре Кубокны карый алачак, диелгән әлеге хәбәрдә.
18.10 сәгатьтә Артём Лукоянов белән автограф-сессия була.
Фото: архив/Ильнар Тухбатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев