Саба таңнары

Муса Җәлил турниры кайда һәм кайчан уза?

Татарча көрәш буенча «Ватаным Татарстан» газетасының Муса Җәлил истәлегенә узучы республика турниры быел Зәйдә узмаячак. Баш хөкемдар да Рәкыйп Фәйзуллин булмас, мөгаен.

«Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган республиканың иң дәрәҗәле турниры — каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узучы бәйге быел Биектауга күченә. Баштарак күп еллар дәвамында Чаллыда, аннан берничә ел Әлмәттә оештырылган турнир соңгы елларда Зәйдә үтә иде. Ниһаять, Татарстан чемпионатларына тиң булырлык ярышлар Казанга да якынайды. Бу хакта «Идел» журналы хәбәрчесенә республиканың көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Гарифулла улы Хәйруллин хәбәр итте.

Башкарма директор сүзләренә караганда, көрәш уздыру урынының Казанга якын булуы килгән командаларга яшәү белән проблема булмаслыгын вәгъдә итә. Хәер, Биектауның үзендә көрәш буенча да, башка спорт төрләре буенча да бәйгеләр еш уздырыла, беркемнең дә урамда калганы да, ач булганы да юк иде. Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы, халыкара класслы спорт остасы Нәфис Миңнебаев сүзләренә караганда, әзерлек эшләре инде башланган. «Әлбәттә, әзерлек эшләренең башында район җитәкчесе Рөстәм Кәлимуллин үзе тора. Көрәшчеләр дә шөгыльләнә. Чаллыда, Зәйдә Муса Җәлил турнирының югары дәрәҗәдә оештырылганын истә тотып, бездә көрәшчеләр, килгән кунаклар, тамашачылар күңелендә озак еллар сакланырлык ачылыш тантанасы булдырырга тырышачакбыз», — ди ул.

Равил Хәйруллин белдергәнчә, ярышларның баш хөкемдары булып атаклы көрәшчебез Ильяс Галимов эшләр дип планлаштырыла. Гәрчә төрле кандидатуралар, шул исәптән, Муса Җәлил бәйгеләренең алмаштыргысыз баш казые Рәкыйп Фәйзуллин да тәкъдим ителгән була.

Шулай ук бу турнирда кагыйдәләргә дә бераз үзгәрешләр кертелер дип фаразлана. Р.Хәйруллин безгә кайберәүләрен генә атады. Мәсәлән, көрәшчеләрнең сөлге тоттырмаулары кискен җәзаланачак икән.

Ярышлар 9-10 февраль көннәрендә «Биектау» спорткомплексында узачак.

http://idel-tat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 24 января 2018 в 11:15
    Ночью на региональных дорогах работали 265 единиц снегоуборочной техники По оперативный информации, задержек рейсов из-за погодных условий в татарстанских аэропортах «Казань», «Бегишево» и «Бугульма» не было. Железнодорожный транспорт также работает в штатном режиме.
    31
    0
    0
  • 24 января 2018 в 11:12
    Россиялылар Олимпиадага байракны хәйлә белән кертергә тәкъдим итә Россия атлетлары 2018 елгы ярышларда Олимпиада байрагы астында чыгыш ясыячак. Халыкара Олимпиада комитеты, спортив ярышлыр узганда тренировка объектларына һәм трибуналарга Олимпиадада катнашмаучы илләр байракларын кертергә рөхсәт итмәгән. Шулай итеп Пхенчхан спортив ярышларында Россия флагы да булмаячак.
    47
    0
    0
  • 24 января 2018 в 11:05
    Башкортстанда кунакханә хезмәткәре Кукмара кешесенең акчасын урлаган Кукмара спортчысы балаларны Абзаково авылына ярышка алып килгән булган.
    28
    0
    0
  • 24 января 2018 в 11:01
    ДӨНЬЯНЫҢ ИҢ ТАНЫЛГАН СТУДЕНТЛАРЫ Иң хәйләкәрләр һәм булдыклылар ул, әлбәттә, студент халкы. Лекциягә бармаска, зачет-имтиханнарны кыек-мыек юллар белән тапшырырга дигәндә, әллә нәрсәләр уйлап табарга сәләтлеләр. Алар арасында cәерләре һәм шул сыйфаты белән истә калырдайлары да шактый. «Ялкын» бүген сине нәкъ шундый студентлар белән таныштырырга булды.
    53
    0
    0
  • 24 января 2018 в 10:39
    Татарстанда яшүсмерләр клубларын ремонтлауга 2018 елда 100 миллион сум бүленде 2015-2017 елларда Татарстанда яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерүгә 300 миллион сум тотылды.
    28
    0
    0
  • 24 января 2018 в 09:44
    59
    0
    0
  • 24 января 2018 в 09:42
    Владимир Путин Татарстанга килә "Visit Tatarstan" эш программасының көн тәртибендә Владимир Путинның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы да бар.
    58
    0
    0
  • 24 января 2018 в 09:41
    Казан юлларында тоткарлыклар ун баллга җитте Көчле кар яву Татарстан башкаласында юллар торышын катлауландырды.
    52
    0
    0
  • 24 января 2018 в 09:07
    «Мин сине гомеремдә дә гафу итмәячәкмен! Бер кайчан да бәхет күрмә!» [булган хәл] Бала чакта шундый бер риваять ишеткәнем бар иде. Имеш, Аллаһы тәгаләнең кешеләргә бик нык ачуы чыккан ди. “ Мине оныттылар, булган тормышларына шөкер итеп яши белми башладылар, хаман мал артыннан куалар. Боларга бер-бер җәза уйлап табарга кирәк” ди икән. Уйлап тапкан да! Ул чагында дөньяда һәр кешенең пары булган. Ә Аллаһы Тәгалә Җир шарын урталай ярган да, кешеләрне буташтырып, төрлесен төрле якка чәчкән ди. Шуннан бирле һәр кеше үзенең парын эзли икән. Кемнәрдер бик тиз эзләп таба, икенчеләре исә гомер буе үз тиңен көтеп тә икенче яртысына тап булмый…
    172
    0
    0
  • 24 января 2018 в 09:05
    Татарстан Президенты "Дуслык күпере” фестивален хуплады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фондының 2018 елда “Дуслык күпере” татар-башкорт эстрада фестивален үткәрү идеясен хуплады. Татарстан хөкүмәте Ваһапов фондына әлеге фестивальне үткәрүдә ярдәм итүне күздә тоткан махсус карар да кабул итте инде.
    51
    0
    0
  • 24 января 2018 в 08:19
    Элвин Грей фанатлары җырчыдан нигә баш тарта? Популяр җырчы Элвин Грейның фанатлары кимергә мөмкин. Сәбәбе- җырчының тату ясатуы. Баксаң, Радик Юльякшин тату ясау хакында күптәннән хыялланган булган икән. Тик тату ясый торган яхшы останы моңа кадәр очратмау сәбәпле, хыялын тормышка ашыра алмый йөргән. Һәм менә, ниһаять, Тайландта җырчы теләгенә ирешкән!
    173
    1
    1
  • 24 января 2018 в 08:01
    Татарстанга “Бөек Идел юлы” буйлап ике мең бала киләчәк Россиядә Туризм буенча Татарстан дәүләт комитеты башлангычы белән булдырылган төбәкара яңа маршрутка турлар сату башланды.
    43
    0
    0
  • 24 января 2018 в 07:59
    Беренчел хәрби исәпкә алу Шәмәрдән авылы буенча 36 егет беренчел хэрби исэпкэ алынды. Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитеты.
    88
    0
    0
  • 24 января 2018 в 09:33
    Салават Гайнанов истәлегенә ачык көрәш турниры
  • 22 января 2018 в 18:59
    28.01.2018 Байлар СабасындаTimerman сериясенең беренче чаңгы ярышы
  • 22 сентября 2017 в 12:09
    Газетабызның 22 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Стеновые и перегородочные керамзитовые блоки, канализационные кольцы, перемычки, брусчатка, бордюры, фундаментные блоки. Тел.:8(84364)39-7-42,89274305254. Прицеплар сатыла. Тел.:89173974817. Кыйбат бәядән металлолом җыябыз. Килеп алабыз. «КамАЗ»- манипулятор.Тел.:89274054649, 89272434977. Сатышевская «Стройбаза»: Автоматические ворота, пиломатериалы,...
  • 20 сентября 2017 в 06:41
    Газетабызның 20 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Бетон, раствор. Доставка. Тел.:89274299800. Нәселле үгезбозаулар сатабыз. Тел.:89867120699. Откосные материалы в нарезку. Тел.: 89173993893. Сабинские окна Таш, ком, ПГС, вак таш, карер комы, торф. Тел.:89377728345,Эльмир. Бозаулар 1200.Тел.:89393371247. Ит токымлы үгезләр,...
  • 15 сентября 2017 в 07:12
    Газетабызның 15 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Стеновые и перегородочные керамзитовые блоки, канализационные кольцы, перемычки, брусчатка, бордюры, фундаментные блоки. Тел.:8(84364)39-7-42,89274305254. Прицеплар сатыла. Тел.:89173974817. Кыйбат бәядән металлолом җыябыз. Килеп алабыз. «КамАЗ»- манипулятор.Тел.:89274054649, 89272434977. Сатышевская «Стройбаза»: Автоматические ворота, пиломатериалы,...