Пенсиягә чыккач – дөнья чемпионы!
Әхмәт абый Сираҗиев - ветераннар арасында чаңгы буенча – 17, йөгерү буенча 12 тапкыр дөнья чемпионы. Тормыш кыйммәтләре, яшәү рәвеше белән дә уникаль кеше!
«Миңа туксан гына бит әле», – ди Әхмәт абый, моның һич гайре табигый нәрсә түгеллегенә ишарә итеп. Аның киләчәккә планнары бихисап… Ул әле һаман да күзлексез укый, гәүдәгесен егетләрчә төз тота, бик яхшы хәтере, зиһене белән чын-чынлап мактана ала.
«СПОРТ ТҮГЕЛ, Ә ЯШӘҮ РӘВЕШЕ!»
– Кая барсам да бер сорауны бирәләр: «Спорт белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз?» Хәзерге заман күзлегеннән чыгып караганда, сорау дөрестер, бәхәсләшмим. Әмма без үскәндә спорт белән махсус шөгыльләнү түгел, ул хакта уйлау да юк иде. Гәрчә үземне белгәннән бирле йөгерсәм дә, чаңгыда шусам да. Әмма бу «спорт белән шөгыльләнү» дип аталмады, яшәү рәвешебез, гадәти тормышыбыз иде. Җиде ел сигез чакрым ераклыктагы күрше авылга йөреп укыдык. Кышын чаңгы белән барабыз, яз, көз җәяү элдертәбез. Безнең өчен иртәнге, кичке тренировка булган инде ул.
Тумышым белән Яшел Үзән районының Карашәм авылыннан мин. Туган авылда дүрт класс укыганнан соң, безне күрше Панау авылының башлангыч мәктәбенә җибәрделәр. Анда янә дүртенчедә укыдык – рус телендә. Бишенче сыйныфка Рус Әҗиле мәктәбенә барырга кирәк иде. Русча бер авыз сүз белмибез бит… Әти-әниләр, русча өйрәнсеннәр дип, башта Панау мәктәбенә җибәрде. Беренче мәлгә рус малайлары безне кабул итмәде, көлү, мыскыллау, сугышулар, дисеңме… Карашәмнән дүртенчегә алты малай килгән идек, бер айдан соң Бәхтияр Зарипов белән икәү генә калдык. Калганнар мәктәпне ташлады. Без исә бирешмәдек, кирәк чакта каршы тора алдык. Тик мондый мөнәсәбәт озак бармады – кышка кергәнче үк инде, Панау малайлары белән дуслашып, күңелле яши башладык. Әле бер йортта кунып та кала идек. Бер ел дигәндә русча язарга, укырга, яхшымы, начармы – сөйләшергә дә өйрәндек. Рус Әҗиленә килгәч тә Панау башлангыч мәктәбендә бергә укыган шул классташлар безне яклап чыкты. Рус Әҗилендә дә рус малайларының, «татарин» дип, кире кагулары баштагы мәлләрдә булды. Тик соңрак милләтләргә аерулар бетте, әле аларны да татарчага өйрәттек. Мәктәпне тәмамлагач та, аралашып яшәдек.
ИҢ КАДЕРЛЕ БҮЛӘК!
– Дөньякүләм ярышларда җиңү яулагач, ни өчендер күпләр мине бай кеше дип уйлый. Очрашуларның берсендә: «Пенсиягә өстәмә түләү күпме аласыз?» – дип сорадылар миннән. «Бер тиен дә алмыйм», – дигәч, гаҗәпләнде әңгәмәдәшем. Әйе, мәскәүләр чемпион булган ветеран спортчыларына ай саен өстәмә акча түли. Миңа: «Сез Татарстан Республикасыннан, алардан сорагыз», – диделәр. Ә Казанда исә: «Дөнья ареналарында Россия данын яклыйсың, мәскәүләр түләсен», – диделәр. Менә шулай итеп, ярышларда катнашкан өчен бөтен бүләк – дистәләгән медальләр. Аларны барысын бергә җыйсаң, авырлыгы ун килога җыеладыр. Хәер, мин ярышларда акча өчен катнашмыйм. Шулай да күңелдә мондый гаделсезлеккә карата азрак үпкә бар инде, юк түгел…
Җиңүләр күп булды. Ләкин хәтергә мәңгегә уелып калганы бары бер генә, дөресрәге, аның бүләге. Сугыштан соңгы еллар. Без, мәктәп балаларын, Казанга чаңгы ярышына алып килделәр. Биш чакрым ераклыктагы араны җәлт кенә узып килдем. Һәм бүләккә йон кофта бирделәр. Мин башта аңламый тордым: бәлки, ялгышканнардыр? Шундый затлы бүләкне миңа, гади авыл баласына, бирерләрме икән? Алма, помидордан кала, башка бүләкләр дә була дип белмәгән балалар бит без! (Карашәмдә, өлкәннәр, еш кына авыл балаларын ярыштыра иде. Беренче килүчегә бүләккә – өч алма, икенче килгән кешегә – икене, өченче урынга бер алма бирәләр). Мин тиз генә кәгазьгә төрелгән кофтамны куенга кыстырдым да йөгердем тимер юл вокзалына. Кеше‑кара күргәнче ярыш булган урыннан таярга кирәк! Йә кире тартып алырлар! Товар поездына утырып, Албаба станциясенә кадәр кайттым. Теге кофтаны чыгармадым. Өйгә кайтканчы ул кадерле бүләк тәнемне кытыклап, җылытып торды. Әйтерсең, әниемнең мичтән чыккан кайнар икмәге (анысы да тансык). Бүләккә бирелгән кофтаны бик озак еллар кидем. Тәнне генә түгел, җанны да җылыта иде ул. Ә, әле тагын шунысы кызык: Казаннан чаңгы ярышыннан кайткач, мине Яшел Үзән районының Хәрби комиссариатына чакырттылар. «Ничәнче урын алдың?» – диләр. Ә мин нәрсә әйтергә дә белмим, чөнки йон кофтаны кулга тоттыргач, урын турында сорарга да онытканмын. Урын кайгысымы ул чакта…
ТЫЛСЫМЛЫ ГАРМУН
– Бөек Ватан сугышы башланганда миңа унөч яшь иде. Әтине, инде олы яшьтә булганлыктан, сугышка алмадылар. Безнең гаиләгә сорау аеруча зур: эш кушып кына торалар. Иртәнге дүрттә торып, колхоз кырына чыгып китәсең, кар яуганчы кайту юк… Ул чорда төп көч үсмер балалар белән хатын-кызлар иде шул.
Көз көне авылда бер гадәт бар: урып‑җыю беткәч, өй түбәләренә яңа салам түшиләр. Аннары яз җиткәч, ул саламны алып сыерларга ашаталар. Күтәремгә калган сыерларны ачтан үтермәскә кирәк. Йорттан-йортка шулай салам түшәп йөрибез. Мин өй түбәсенә менәм дә саламны алып торам, зурраклар астан бирә. Шулай салам түшәп йөргәндә күзем зур булмаган гармунга төште. Хуҗабикә Саҗидә апага өстән кычкырам:
– Гармун таптым, гармун!
– Ярар, үзеңә ал. Кәрим абыеңныкы ул. Сугыш кайчан бетә дә, ул кайчан кайта бит әле. Әгәр кайтса… Әнә, Әкрамның үле хәбәре килгән… Гармун кайгысы түгел әле монда!
Миңа шул сүз җитә калды: саламны түшәп бетерүгә, өйгә элдерттем! Зурлар басудан кайтып җиткәнче, уен коралын яшереп куярга кирәк. Әти белән әни күрсә: «Каян алдың? Бу ни?» – дип аптыратып бетерерләр.
Шуннан башланды: өйдән кеше чыгып киткәнне көтәм дә кулга гармун алам. Уйныйсы килү теләге шулкадәр көчле! Алай басам, болай… Берсендә әни ишеткән:
– Ярар, улым, өйрән. Гел елап кына утырырга димәгән, уйна…
Тик әтигә гармунда уйнавым бер генә дә ошамады:
– Утырма әле монда шыңгыр-мыңгыр, кайчан карасаң да, кулыңда гармун. Тапкан эш! – дип гел тирги торды. – Гармуныңны балта белән чабам, – дип тә куркыткалады.
Тик мин үз дигәнемә барыбер ирештем: аерым татар көйләрен уйнарга өйрәндем. Тора‑бара гармун тавышын тыңларга капка төбенә кешеләр җыела башлады. Берсендә әти эштән кайтып килә. Минем янга авылның яшь хатыннары, апалары җыелган:
– И, әле ярый Әхмәт бар. Бөтен кайгыларны оныттырып тора, – диләр.
Әти түзмәде, йомшарды. Үзе дә утырып гармун тавышын тыңлады. Аннан:
– Улым, мин сиңа яңа гармун алып бирәм әле, сугыш кына бетсен. Абыең исән‑сау әйләнеп кайтсын, – диде.
Әти сүзендә торды. Сугыш беткәч, яңа гармунлы булдым. Абыем да сугыштан исән әйләнеп кайтты. Әйе, бер кулын өздереп, тик үз аягында, үз акылында. Бүген дә исән, Аллага шөкер, 98 яшендә туган авылыбызда кызы тәрбиясендә яшәп ята. Ә теге Кәрим абыйдан калган гармунда авылның бик күп бала-чагасын уйнарга өйрәттем. Җиңел, тылсымлы гармун булды ул. Кәрим абый сугыштан исән‑имин кайтты, уен коралын яңадан сорамады ул. Күрәсең, гармун барча авыл баласының юанычы икәнен аңлагандыр….
ИЛЛЕДӘ ТОРМЫШ БАШЛАНА ГЫНА…
– Профессиональ спортка шактый соң килдем. Дөрес, җай чыккан саен чаңгыда йөрергә, йөгерергә чыктым.
Язмыш мине дөнья буйлап шактый йөртте. Урта белем алгач, Саратов шәһәрендәге авиамеханиклар мәктәбендә укыдым. Аннан шул юнәлеш буенча училище тәмамладым. Һәм мине Чита шәһәренә Ил‑10 самолетында механик булып эшләргә җибәрделәр. Шуннан Краснодар өлкәсенә киттем. Казанга 1974 елда гына әйләнеп кайттым. Инде гаиләм, буй җиткән ике кызым, хатыным бар иде. «Элекон» заводына эшкә урнаштым. Ул вакытта заводта спортның күп төрләре: чаңгы, йөзү, йөгерү бик популяр иде. Мин барысы белән дә шөгыльләндем. Спортны ярату – канга сеңгән, кечкенәдән килә.
Ун ел мәктәптә, аннан Саратовта бергә укыган иң якын дустым, авылдашым Бәхтияр Зарипов Казанда яши иде. Ул да спорт белән җенләнгән, чаңгыда яхшы шуа. Мин классик стильне генә беләм.
– Әйдә, мин сине бер тренер белән таныштырам. Чаңгы спортының бар нечкәлекләренә өйрәнерсең, – диде Бәхтияр миңа шулчакта.
Шулай итеп тренер белән ирекле стильне үзләштердем. Һәм чаңгыда йөрү өчен кыш җиткәнен көтеп тора башладым. Ә һәр көн иртән йөгерүне үземә максат итеп куйдым. Спорт белән күбрәк шөгыльләнгән саен, сәламәтлегемнең яхшыра баруын абайлап алдым. Менә шулай илле яшемдә спортчыга әйләндем.
БЕРЕНЧЕ ҖИҢЕЛҮ, ҖИҢҮЛӘР
– Заводта эшләгәндә «спортчы» дигән кушамат тактылар. Танышлар, йөгерү, чаңгыда узышу буенча сәләтең зур дип, Европа, аннары дөньякүләм ярышларда катнашырга кыстый башладылар. Ул вакытта Татарстанда, Россия күләмендә үз яшемдәге спортчылар арасында җиңүләрем күп иде. Тәвәкәлләп, 1988 елда җиңел атлетика буенча Европа чемпионатына киттем. Италиянең Чезенатико шәһәрендә узды ул. Шунда 5 км һәм 10 км дистанцияләрендә чемпион булдым. Беренче зур җиңү! Сөендем, әлбәттә. Ә чаңгы ярышына беренче чакыруны 1994 елда алдым. Тик Норвегиядәге старт минем өчен уңышсыз – 15нче урын белән тәмамланды. «84 кеше арасыннан 15нче урын яхшы», – дип, танышлар юаткан булды. Тик мин андый фикер белән килешә алмыйм. Спортчының максаты бары бер генә – җиңү! Булдыра алмыйсың икән, йөрмә! Менә үземә шундый таләп куйдым.
Норвегия тауларында текә борылышларга игътибар иткән идем. 15нче урынга калуым да шул тауларга бәйле. Алымнарны белмәсәң, анда чаңгың да, аягың да сынарга мөмкин. Казанга кайткач, мин дә тауларда шуу алымын шомартырга булдым. Андый урын эзләп ерак барасы түгел – Юдино таулары менә дигән урын. Таныш спортчыларны да иярттем. Менә шулай бер‑ике ел шөгыльләнгәч, Германиядә чаңгы буенча Дөнья чемпионатында катнашып, 2нче урынны алып кайттым. Һәм ел саен булган осталыкны арттыру өстендә эшләдем. Спортчы: «Ардым яки мин болай да булдырам», – дип өендә ята икән, бетте. Арбадан төшеп калды, дигән сүз.
ИРЛӘРЧӘ ЯШӘРГӘ КИРӘК!
– «Ничә яшькә кадәр Дөнья чемпионатларында катнашырга уйлыйсың?» – диләр. «Исәнлек булганчы», – дип җавап бирәм. Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтлемен! Исәнлек, сәләт, ихтыяр көче биргән.
Менә әле җиңел атлетика буенча Франциядә узачак Дөнья чемпионатына әзерләнәм. Миңа гыйнварда 90 яшь тулды, димәк, хәзер 90–95 яшьлекләр арасында көч сынашачакмын. Кызганыч, бу яшьтәге спортчылар күп түгел. Узышырга кеше булса ярый, дип тә борчылам. Хәер, барыбер йөгерергә җибәрәбез, диделәр, дистанцияне күпме вакытта узганны белү өчен. «Әле Гиннесс рекордлар китабына да керергә мөмкинлегең зур», – диделәр. Хәер, анысы мөһим түгел. Шул кәҗәсе дип түгел, мәзәге өчен булса гына.
Чит илләргә баргач, журналистлар еш кына җирле телевидениегә чакыра. «Россиядә сезнең кебек кешеләр күпме?» – дип сорыйлар. «Күп», – дип җавап бирәм. Әлбәттә, күп түгел. Аллаһы Тәгалә бүләк иткән сәләт бер булса, үз өстеңдә эшләү икенче зур әйбер. Тормышта бернәрсә дә җиңел генә, юкка гына бирелми. Мин һәр көнне иртәнге дүрттә торам. Яңгырмы, кармы – иртәнге биштә «Тасма» спорт мәйданына чыгып китәм. Биш чакрым йөгерәм. Җиденче яртыда кайтам да хатыным Саниягә иртәнге аш әзерлим. (Ул өч елга якын урын өстендә ята). Кайвакыт Сания: «Син ир кеше, мине карап арыйсыңдыр», – ди. Чын күңелдән әйтәм – бер генә дә авырсынмыйм. Утыз ел хатыным мине тәрбияләп, ир итеп кадерләп яшәде. Нәрсә, авырый башлагач, ул артыкка әйләнсенме?! Бу бит ирләрчә булмый…
P.S. Әхмәт абый Сираҗиев Казанның Коләхмәтов урамында кечкенә генә бер бүлмәле фатирда яши. Легендар спортчының бердәнбер зур хыялы – иркенрәк фатирга күчү. Югыйсә кысан фатирга бер кешене кунакка да чакыра алмый. «90 яшьлек юбилеема Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче дусларым килгәч, бик кыенсындым. Ни йоклатырга урын юк. Өстәвенә, хатын да урын өстендә…» – диде. Тыйнак кеше шул Әхмәт абый. Югыйсә дөнья күләмендә шундый зур җиңүләргә ирешкән спортчы әллә кайчан торак шартларын яхшырткан булыр иде. Шулай да әле соң түгел. Үзе әйтмешли: «Аңа 90 яшь кенә әле». Редакциябезгә 100 яше тулгач та килергә вәгъдә бирде. Бирсен Ходай! Тормышка позитив карашлы, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы бу шәхес барыбызга да үрнәк. Андыйлар турында: «Рәхәт кеше», – диләр. Әхмәт абыйдан бик җылы бер нур агыла. Ә яңа фатирга килгәндә, бик нык ышанасы килә: киләсе юбилеена кадәр легендар спортчы иркен фатирга күченер…
17 ТАПКЫР ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНЫ:
2004 ел – Норвегия, Лиллехаммер шәһәре – 10, 15, 20 км дистанцияләрдә;
2005 ел – Россия, Красногорск шәһәре – 10, 15, 20 км дистанцияләрдә;
2009 ел – Франция, Отрон шәһәре – 5, 10 км дистанцияләрдә;
2010 ел – Швеция, Фалун шәһәре – 5, 10 км дистанцияләрдә;
2011 ел – Канада, Ванкувер шәһәре – 5 һәм 15 км дистанцияләрдә;
2011 ел – Австрия, Мариацель шәһәре –15, 20 км дистанцияләрдә;
2014 ел – Австрия, Пиллерзесталь шәһәре – 5, 10, 15 км дистанцияләрдә.
12 ТАПКЫР ҖИҢЕЛ АТЛЕТИКА БУЕНЧА ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНЫ::
1999 ел – Бөекбритания, Гейтхед шәһәре – 5000 м, 10000 м, 8 км (кросс) дистанцияләрдә;
2005 ел – Испания, Сан-Себастьян шәһәре – 10000 м, 8 км (кросс) дистанцияләрдә;
2008 ел – Франция, Клермонт шәһәре – 800 м, 1500 м, 3000 м һәм 8 км (кросс) дистанцияләрдә;
2014 ел – Венгрия, Будапешт шәһәре – 1500 м, 3000 м һәм 8 км (кросс) дистанцияләрдә.
Фото: http://protatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев