Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татар көрәшчеләре дөнья чемпионатының көрәшне Олимпия спорт төре итүгә адым булуына ышана

“Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә сүз Көрәш буенча дөнья чемпионаты нәтиҗәләре турында барды.

Татарстан көрәшчеләре Миңгәрдә Көрәш буенча дөнья чемпионаты нәтиҗәләреннән канәгать. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына матбугат конференциясенә килүчеләр - Россия көрәш федерациясенең матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Хәсәншин, Россия җыелма командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов һәм көрәш буенча 2018 елгы дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов - әлеге чемпионат Көрәшне Олимпия спорт төре итүгә таба зур адым булуына ышаналар. “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә сүз Көрәш буенча дөнья чемпионаты нәтиҗәләре турында барды.

  • 16 июль көнне Саба районының Миңгәр авылында Көрәш буенча дөнья чемпионаты узды. Һәр категориядә Россия җыелма командасы егетләре чемпион булды.

“Безне иң куркытканы - һава торышы иде. Бөтенесе матур гына узды. Катнашучыларга урыны да, сабан туе да бик ошады. Алар өчен бу безнең милли хәзинәбезне күрү булды. Америка, Болгария, Румыния спортчылары белән аралашуымнан чыгып, аларның бик ошатуларын әйтә алам”, - диде Рөстәм Хәсәншин. Ул сабан туенда 40 мең тамашачы булуына басым ясады. Чемпионатны ФИФА аккредитациясе узган Австралия, Япония, Польша һәм башка ил журналистлары тамаша кылганлыгын әйтте. Матч ТВ каналы, Discovery каналы сюжетлар эшләгән.

“Көрәшне Олимпия спорты төре итү максаты бар. Аның өчен аның белән 70 илдә шөгыльләнергә тиешләр, ул дүрт континентта булырга тиеш. Без шул максатка таба әкренләп барабыз. Әлегә бөтен илләрдә дә вәкиллекләребез юк. Румыниядә һәм Болгариядә көрәш буенча көчле оешма бар. Чемпионатта АКШның Огайо штатының Көрәш федерациясе президенты булды. Аның белән дә сөйләшүләр алып барылды, башка илләр белән дә сөйләшүләр бара. Ун еллыклар, егерме еллыклар турында сүз барганда, максатыбызга ирешербез дип уйлыйм”, - диде Рөстәм Хәсәншин.

Матбугат конференциясендә катнашучылар Дөнья чемпионатының көрәшнең популярлыгын арттыруын билгеләделәр. “Спорт төренең үсеше өчен ярышлар булуы гарантияләнергә тиеш. Ярышларның нәтиҗәсе буларак, спорт остасына кандидат, спорт остасы, халыкара категорияле спорт остасы исемнәре бирелергә тиеш. Шундый ук исемнәр аның тренерына да бирелергә тиеш. Чемпионатның төп функциясе шушы иде һәм ул аны үтәде. Россиянең дүрт регионы көрәшчеләре дөнья чемпионы булды”, - диде үз авырлыгы буенча дөнья чемпионаты булган Азат Нурмөхәммәтов.

Ул көрәш федерациясенең оештыру эшен дә югары бәяләде. “Көрәшчеләрнең килүен тәэмин итү, оештыру эшләре федерация тарафыннан югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Без чит ил көрәшчеләре белән аралаштык, тәҗрибә уртаклаштык, дуслашып калдык. Федерацияләр бер-берсе

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев