Татарстан спортчылары Курскига XII Бөтенроссия авыл спорт уеннарына китте
Һөнәри ярышларда шулай ук иң яхшы сыер савучы, печән чабучы, механизатор һәм спорт белән шөгыльләнүче гаиләләр дә ачыкланачак.
Кичә, 1 августта, Татарстан спортчылары Курск өлкәсенә юл тотты. Алар XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары финалында катнашачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
- XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары финалы 3-7 август көннәрендә Курск шәһәрендә уздырыла. Курск сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган әлеге ярышларда Татарстаннан 39 спортчы һәм 4 тренер катнашачак.
Авыл уеннары программасы 18 дисциплина: армрестлинг, баскетбол 3х3, волейбол, гер күтәрү, җиңел һәм авыр атлетика, мас-рестлинг, мини-лапта, өстәл теннисы, аркан тартышу, полиатлон, самбо һ.б. буенча ярышларны үз эченә ала.
Шулай ук һөнәри ярышлар да узачак: сыер савучылар, печән чабучылар, механизаторлар һәм спорт гаиләләре арасында иң көчлеләрне ачыклаячаклар.
Фото: agro.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев