Татарстан спортчысы Наталья Евдокимова Казанда Россия Чемпионатында бронза медаль яулады
Казанда җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты тәмамланды.
Казанда җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Дүртенче, йомгаклау көнендә, Татарстан спортчысы бронза медаль яулады – Наталья Евдокимова өчле сикерүдә өченче урынга лаек булды.
“Спорт королевасы” дип атап йөртелгән җиңел атлетика Казанда тамашачыларның күп булуы белән мактана алмады. Казанда уздырылган Россия чемпионаты рекордларын һәм җиңүләрен турнирда катнашучыларның якыннары һәм “спорт королевасы"ның иң тугры җанатарлары гына күзәтте.
Россия чемпионатында Татарстан бер бронза медаль алды – Наталья Евдокимова өчле сикерүдә өченче урынга лаек булды. Евдокимова белән гору
Фото: Ильнар Тухбатов
рланырга сәбәп бар – Наталья, 13.92 метрга сикереп, сезонда үзенең иң яхшы нәтиҗәсен күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев