Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Алинә Заһитова дөнья чемпионатында гомуми зачетта призлы урын алмады

Алинә бөтен планетаны үзенә гашыйк итте, карагыз, бөтен көчегезне аңа бирегез, дигән иде комментатор Татьяна Тарасова Алинә бии башлаганда.

Миланда уза торган фигуралы шуу буенча Дөнья чемпионатында Алинә Заһитова бүгенге ирекле программада өч тапкыр егылды һәм гомуми зачетта бишенче урында калды.

Алтын медальне Канада спортчысы Кэйтлин Осмонд яулады. 

Алинә ахырдан икенче булып, "Дон Кихот" музыкасына  чыгыш ясады. Аны тамашачылар алкышлап каршы алды. "Алинә бөтен планетаны үзенә гашыйк итте, карагыз, бөтен көчегезне аңа бирегез", дигән иде комментатор Татьяна Тарасова, бию башлаганда. Алинә Заһитова өч тапкыр егылды. Ахырда ул елап җибәрде.

"Алинәнең буе Олимпиададан соң 3 сантиметрга үсте", - дип сөйләде Татьяна Тарасова. 

Алинә Заһитованың көндәше, Каролина Костнер тугыз тапкыр Италия чемпионы, 2014 елда Олимпиадада бронза медаль яулаган танылган спортчы. Татьяна Тарасова исә безнең Алинәгә 1 яшь булганда, Каролина инде чемпион булган, дип искә алды. Каролинаны да тамашачы алкышлап каршылады. Ул чыгыш ясаганда Татьяна Тарасова соклануын яшермәде. "Каролина педъесталда була, тик беренче урында түгел", - дип әйтеп куйды. Шунысы игътибарга лаек, Каролина Костнер танылган тренер Алексей Мишин белән шөгыльләнә. Бүген Каролина дүртенче урында калды.

15 яшьлек Алинә Заһитова олылар катнаша торган ярышларда беренче сезонын чыгыш ясый. Әлегә ул барлык чыгышларында призлы урыннар алды. Алинә февральдә Пхенчанда Олимпиадада алтын медаль яулап, бар дөньяны таң калдырган иде.

Ике тапкыр Дөнья чемпионы, Олимпиадада ике көмеш медаль алган Евгения Медведева имгәнү сәбәпле, ярышларда катнашмады.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X