Җиңү hәм җиңелү ачысы
Аллага шөкер! Якшәмбе көнне Пхенчханда Олимпия Уеннары тәмамлангач, спортчылар гына түгел, түрәләр белән телевизор караучылар да җиңел сулап куйгандыр. Сәясиләшкән ярышларда Россия спортчылары 17 медаль яулады һәм моның көтелгәннән яхшырак нәтиҗә икәнлеген танымый мөмкин түгел. Әмма бик зур авырлыклар белән ирешелгән әнә шул уңышка да кешечә сөенә белмәвебез хак.
Медальләр саны буенча Россия спортчылары 2010 елгы күрсәткечне яхшырта алды. Моннан сигез ел элек безнекеләр Ванкуверда 15 медаль алган иде, әмма ул вакытта алтыннар өчәү булган. Ул чакта Канадада Россия 11 нче баскычта булса, быел исә 13 нче булдылар. Аның каравы Татарстан вәкилләре моңарчы күрелмәгән нәтиҗәгә иреште: якташларыбыз Пхенчханда дүрт медаль яулады. Башта фигуралы шууда Казан кызы Евгения Тарасованың команда ярышларындагы көмеш медаленә сөендек. Аннары чаңгычы Анна Нечаевская эстафетада өченче булды. Яшел Үзән егете Андрей Ларьков чаңгы эстафетасында көмеш откач, аңа мактау сүзләре яудырдык. Әмма соңгысы булмаган икән. Олимпия уеннары тәмамланырга бер көн кала Ларьков тагын бер медаль отты. Чаңгычылар арасында иң абруйлы ярыш саналган 50 чакрымлы марафонда ул өченче булып килде.
Ларьковны бу уңышы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады. Республика башлыгы Россия Чаңгы федерациясе президенты Елена Вяльбе, “Динамо” физик культура һәм спорт җәмгыяте дәүләт оешмасы рәисе Әсгать Сәфәров, Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, Идел буе Физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якупов, 4 нче Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Владимир Махалов һәм спортчы исеменә котлау телеграммасы юллады. “Андрей Ларьковның Олимпия бүләге – 50 км чаңгы ярышында бронза медаль яулавы белән котлыйм. Бу – гаять катлаулы, “корольләр” дистанциясе, һәм лаеклы урын алу – иң югары техник осталык, көчне дөрес куллану, искиткеч ныклык, чыдамлык һәм җиңү теләге булу дигән сүз, – диелгән телеграммада. – Сезгә бәхет, ныклы сәламәтлек, спортта уңышлар һәм Татарстанны, Россияне данлый торган яңа казанышларга ирешүегезне телим”.
Республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов исә Ларьковның бронзасын безнекеләрнең Пхенчхандагы иң зур уңышы дип атады. Шул рәвешле чаңгычылар ил спортының коткаручысына әверелде. Билгеле булганча, иң көчле саналган егетләрне Пхенчханга кертмәделәр. Башта бер исемлек сызылды, аннары икенчесе. “Исән калганнар” арасында 28 яшьлек Андрей Ларьков иң өлкәне иде. Елена Вяльбе яшьләр командасы белән 8 медаль яулады. Сүз уңаеннан, Вяльбе Татарстанда еш кунак була, Казан белән Татарстан чаңгычыларының мәркәзенә әверелгән Зәй арасында ничә чакрымлык юл булганын яхшы белә. Республикага өч чаңгы медаленең кайтуы – әнә шул хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе. Илшат Фәрдиев тә үз спортчылары артыннан юкка гына ярышларга барып йөрмәгән, димәк.
Заһитованы Татарстанда көтәләр
Татарстан Президенты Олимпия уеннарында җиңүе белән Алинә Заһитованы да котлады. Республика башлыгы спортчыга һәм аның остазы Этери Тутберидзега котлау телеграммасы юллады. “Ирекле программада Алинәнең чыгышына сокландым һәм чың күңелемнән сезне матур җиңүегез белән котлыйм. Бу уңыш безнең фигурачының Олимпиадада Россиянең беренче ”алтын”ы булуы белән дә мөһим”, – дигән Миңнеханов.
Дөресен әйткәндә, республиканың татар кызының җиңүләренә сөенүен өнәп бетермәүчеләр дә бар. Янәсе, Татарстанның Ижауда туган бала уңышына ни катнашы бар? Алинәнең әтисе Илназның тумышы белән Актаныш районыннан булуы, аннары аның күп еллар дәвамында Татарстан хоккей командаларында чыгыш ясавы, шул вакытта кечкенә кызның тәүге тапкыр бозга аяк басуы, Ижауда шугалак булмаганда күнегү ясар өчен көненә икешәр тапкыр Әгерҗегә йөрүләре, бер баруларында авариягә очраулары, үсә төшкәч, кулын сындыруы, Мәскәүдә исә ярышлар алдыннан мәчеткә барып, әбисе белән дога кылулары турында белмәгән кеше калмады инде. Бу гына да түгел икән әле: Илназ Заһитов журналистларга “Татнефть”нең Алинәгә матди ярдәм күрсәтүе турында сөйләгән. Ә соңгы хәбәрләргә караганда, Заһитованы Татарстан спортчысы иту турында сүз чыккан. Бу исә – республика аңа алга таба да ярдәм итә алачак дигән сүз. Сүз уңаеннан, күршеләр дә тик ятмый. Башкорт галимнәре Заһитованың нәселен яхшылап тикшермәкче икән.
Алинә ник гаепле?
Алинәгә исә ярдәм бүген бик тә кирәк. Ул алтын откач, спорт җәмәгатьчелегендә сәер хәлләр башланды. Кайбер басмаларга ышансаң, 15 яшьлек бу бала Олимпия уеннарында Россиянең беренче алтын медален отканына үкенергә тиеш булып чыга. Баксаң, ул түгел, беренче урынны аның көндәше алырга тиеш булган икән! Моны кайбер журналистларның допинг куллануы, ә социаль челтәрләрдә утыручыларның бәйрәм иткән вакытта язышуы белән аңлатыр идең дә, федераль каналлар аша бу сәерлекне бөтен ил халкы күреп торды. Үз гомерендә иң зур җиңү яулаган чемпионны котлау урынына барысы да Медведеваны тынычландырырга тырыша. “Бар авырлык Женя җилкәсенә төште. Сәламәтләнеп сафка басарга кирәк иде, ә бу вакытта синнән артта булучы алга баруын дәвам итә. Берәү табибларга йөри, икенчесе күтәрелә бара, – дип кайгыга батты танылган тренер Татьяна Тарасова. – Медведева яхшырак чыгыш ясады. Ул – йөрәге белән дә, күңеле белән дә дөньяда иң яхшысы. Аннан да яхшысы була алмый”. Тарасовага кушылучылар аз булмады.
Әнә бит Евгениянең уенчыклары да Алинәнекеннән ике мәртәбә күбрәк җыелган икән. Тагын нәрсәләрен чагыштырып карыйсыз инде? Көндәшенең имгәнеп, күпмедер вакыт бозга чыга алмавына, үзенең аннан яшьрәк булуына, авыр алымнарны чистарак башкаруына да Алинә гаеплеме? Медведевага әле берничә ел элек үк Пхенчхан алтыны вәгъдә иттеләр. Аннан быелгы шау-шулы ярышта милли каһарман ясарга теләделәр, Халыкара Олимпия комитеты түрәләре алдына чыгардылар. Алинә исә балалыгы белән әнә шуларны аңламаган, күрәсең. Медведева рекорд куя, Заһитова исә аның күрсәткечен тагын да яхшырта. Ә бездә алай ярамый. Барысы да алдан әйтелгәнчә булырга тиеш.
Ике кызның исә тагын бер айдан дөнья чемпионатында ил данын яклыйсылары бар. Ике мәртәбә Олимпия чемпионы булган Евгений Плющенко әйтүенчә, ул Заһитованың җиңәсенә шикләнмәгән һәм иптәшләре белән бәхәсләшеп, хәтта мең доллар акча да откан. “Аның җиңүе гаҗәп түгел. Әмма Алинә өчен авыр вакытлар башлана. Беренчедән, алда күчеш чоры көтә. Икенчедән, кызга игътибар күп булачак. Өченчедән, моннан да күбрәк тырышырга туры киләчәк. Тагын да үҗәтрәк яшьләр үсеп килә”, – дигән ул.
Җиңүнең әҗере бар
Россия хоккейчыларының алтын медаль яулавы исә гадәти хәл буларак кабул ителә. Без дә сөенәбез бу алтынга – кирәк иде ул җиңү. 26 ел көттек чөнки. НХЛдан уенчылар кайтмау аркасында төп көндәшләр көчсез булган икән, бу инде – аларның үз мәшәкате. Әмма мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Сер түгел, Россия җыелма командасына ярдәм итү дигән булып, КХЛда соңгы берничә елда ике клубка махсус өстенлек бирелде. Аларның теләсә кайсы уенчыны үзләренә алу, хөкемдарларның хәерхаһлыгына өметләнү мөмкинлеге булды. Әнә шундый хәлләрдән соң җыелма команда Олимпиадада барысын да тар-мар итәргә тиеш иде. Финалны күрдегезме? Алтын яуланды, әмма сораулар бетмәде. Киләсе ярышларда мондый шартлар ярдәм итмәскә дә мөмкин.
Шуңа күрә хоккейчылардан аларга җиңү уңаеннан биреләсе бүләкләрне мохтаҗларга тапшыруларын таләп итүләре гаҗәп тә түгел. Сүз уңаеннан, Олимпиада җиңүчеләренә уңышның әҗере яхшы булачак. Россия Хөкүмәте алтын яулаганнарга – 4 миллион, көмеш отучыларга – 2,5 миллион, бронза ияләренә исә 1,7 миллион сум күләмендә премия вәгъдә итә. Татарстан да үз спортчыларына шундый үк бүләк әзерләде.
Бүген кичә Олимпиадада чыгыш ясаган спортчылар Мәскәүгә кайтып җитте. Алинәне каршу алучылар арасында Россия башкаласында яшәүче милләттәшләребез дә бар иде. Алар анда махсус җыелып барган. Андрей Ларьковны Казанда каршы алырга җыеналар. Пхенчханда медаль откан спортчыларны бу атнада Россия Президенты кабул итәр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев