Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казанда пляж гандболы чемпионатында россиялеләр америкалыларны җиңде

Россиянең хатын-кызлар җыелма командасы өчен төркемле этапның йомгаклау матчы ике периодта да җиңү белән тәмамланды.

Казанда пляж гандболы чемпионатында Россиянең хатын-кызлар командасы АКШ командасын җиңде. Дөнья чемпионаты 24-29 июльдә Казанда уза.

АКШ җыелма командасына зур турнирларда катнашу тәҗрибәсе җитмәде, шуңа күрә турнир хуҗалары ныклы җиңү яулады. Россия командасы киләсе раундта Дания, Норвегия һәм Вьетнам командалары белән уйнаячак.

Пляж гандболы, дөнья чемпионаты. Хатын-кызлар, C төркеме. Өченче тур.

Россия – АКШ – 2:0 (24:10, 20:8).

Казан, Спортның комлык төрләре үзәге.

Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев