Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Миңгәрдәге көрәш буенча дөнья чемпионаты җиңүчеләре билгеле

Чемпионатның барлык батырлары да Россия җыелма командасыннан.

Саба районы Миңгәр авылында Көрәш буенча Дөнья чемпионаты узды. Чемпионат Миңгәр Сабан туе кысаларында үтте. Әлеге Сабан туе республикада узучы Сабан туйларының иң зурларының берсе. Көрәш буенча Дөнья чемпионатында 40лап илдән барлыгы 150дән артык спортчы катнашты.

Чемпионатта җиңүчеләр җиде авырлык категориясе буенча билгеләнде. Чемпионатның барлык чемпионнары да Россия җыелма командасыннан.

Чемпионатның абсолют батыры итеп Муса Галләмов табылды.

Оештыручылар чемпионатның приз фондын 50 мең доллар дип игълан иткән иде. Беренче урын яулаучыларга 3000 доллар, икенче урыннарга 2000 доллар, өченче урыннарга 1000 доллар тапшырылды.

Көрәш буенча Дөнья чемпионаты махсус рәвештә Футбол буенча дөнья чемпионаты узган чорга туры китерелде. Оештыручылар моны төрле илләрдән футбол матчларын яктыртырга килгән журналистларны көрәш ярышларын да карарга алып барулары белән аңлаткан иде. Чыннан да, чемпионатта чит ил журналистлары да катнашты. Алар татарча көрәш карау белән генә чикләнмичә Сабан туе мәйданындагы уеннарда да катнашты.

Көрәш буенча дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы составында Татарстан данын 2017 елгы Дөнья кубогы иясе Азат Нурмөхәммәтов, көрәш буенча 2017 елгы Россия чемпионы Ренас Кәлимуллин һәм 2017 елгы Россия чемпионы Илмир Төхвәтуллин яклады. Командада шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән – Төмән өлкәсеннән Егор Егоян һәм Альберт Рәхмәтуллин, Башкортстаннан Айнур Сыртаев, Мари Элдан Муса Галләмов бар иде. Россия җыелма командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов булды.

Фото: скриншот с инстаграм

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X