Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Миңнехан Әхмәтгалиев истәлегенә

Табигатьтә яз хакимлек итеп, акрынлап җәйгә атласак та, Саба төбәгендә хоккей ярышлары туктап тормый.

Саба егетләре Лесхоз бистәсенең "Нарат" боз сараендагы бозларны кыздыра. 7 май көнне биредә хоккей җанатары Миңнехан Әхмәтгалиев истәлегенә һәм Бөек Җиңү көне уңаеннан район күләмендә хоккей ярышлары үтте. Ярышлар җанатар Миңнехан абый вафатыннан соң икенче елын үткәрелә. Спорт бәйгесенең инициаторы һәм оештыручысы аның улы - Илдус Әхмәтгалиев. Турнирның ачылу тантанасын да ул башлап җибәрде һәм уенчыларга, җанатарларга уңышлы уеннар теләде. Ярышларның сәбәпчесе - Миңнехан абый Әхмәтгалиевны бер минут тынлык белән искә алдылар.

  • Әтинең вафатыннан соң, исемен мәңгеләштерү максатыннан шушы турнирны үткәрергә булдым. Аллага шөкер, икенче елында да оештырып чыга алдык. Ярышта Лесхозның "Нарат", Сабаның Аграр көллият, "Вымпел", "Саба-2", "Ветераннар", Шекше командалары көч сынашты. Әйтергә кирәк, "Нарат" командасы күп тапкырлар республикакүләм ярышларда да катнашкан уенчылары белән сокландыра. "Нарат", аграр көллият, "Вымпел" командалары аеруча матур уен күрсәтте. Шулай да, һәр команданың һәр уенчысы үзләрендә зур җаваплылык тоеп уйнаган кебек тоелды. Киернке уеннан соң беренчелеккә "Нарат" (рэсемдэ), икенче урынга - "Вымпел", өченчегә - Аграр көллият командалары чыкты, - ди оештыручы И.Әхмәтгалиев.

"Нарат"лылар узган елны да беренче урынга чыккан. Өзлексез узган тренировкалар быел да уңай нәтиҗәсен күрсәтте: алар кабат беренче! Киләсе елга да беренчелек үзләрендә калса, күчмә кубок та аларда калачак.

Миңнехан абый Әхмәтгалиевны хоккей сөючеләр бик сагынып, юксынып искә ала. Аның хакында кемнән генә сорасаң да, хоккей уеннарында иң азартлы җанатар, кеше буларак бик тә игелекле, олы йөрәкле, кече күңелле булуын әйтәләр. Хоккей сөючеләрнең турнирны көтеп алуларыннан, уеннарга ашкынып торуларыннан да шуны күрергә мөмкин. Үзеңнең вафатыннан соң догачы балаларың, сине сагынып искә алыр дусларың, якыннарың булу һәр адәм баласының да теләгедер ул. Бер минут тынлык белән искә алынган минутларда да хоккей җанатары Миңнехан Әхмәтгалиев исән-сау халәттә бик күпләрнең күз алдына килгәндер. Илдус та яшь кенә булса да, спорт турнирын берүзе оештырырга алынып үзендә соклану уятты.

Минем үзем "Саба-2" командасында һөҗүмче. Иң беренче хоккей уеннарын карарга әтием Казанга алып барганды. 6-7 сыйныфларда укыган чак, хәтерлим әле, шунда уенчыларның кәшәкә таягын да алып бүләк итте әти. Балачакта, авылда боз өстендә хоккей уйнауларын яратып сөйли иде, шул рәвешле кайсы очракта ничек уйнарга кирәклеге, кайчан, ничек һөҗүм ясыйсың үзенчә өйрәтә иде, - дип искә ала Илдус әтисен.

Яшьләр арасында үткәрелүче турнирга җанатарлар да елдан ел күбрәк тартыла. Уенчылар арасында да мәктәп укучыларының булуы да күңелле күренеш. Командалар май аенда үткәрелүче традициягә кереп баручы ярышларны көтеп ала. Димәк, башлангычы гына булса да турнирның исеме дә, дәрәҗәсе дә бар. Шунысы да мөһим, Сабабыздагы бу бәйге хоккей сөючеләрне җәйге мәшәкатьләр алдыннан берләштерүче ярыш та булып тора.

- Ярышны оештыруда булышлык күрсәткән район хакимияте башлыгы Рәис Миңнехановка, район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатовка, хирург Фәрит Биктовка, "Нарат" боз сарае директоры Рөстәм Насыйровка, гомумән уеннарда катнашкан һәр уенчыга, һәр җанатарга рәхмәт. Ярышлар традициягә кереп бара, киләсе ел уеннарында да хоккейчыларыбызны көтеп алам. Хоккей минем өчен хобби, боз өстендә тирләп-пешеп уйнап кайткач, үзеңне икенче хис итәсең, кэеф күтәрелә, гел хәрәкәттә булгач сәламәтлеккә дә файдалы бит, иң мөһиме үз-үзеңдә ихтыяр көче тәрбиялисең, башкалар өчен дә шулайдыр дип уйлыйм. Һәрхәлдә шулай булсын иде, бүген боз өстенә чыккан кечкенәләр өчен дә хоккей аек акыллы тормыш алып барырга ярдәм итсен дигән теләктә мин, - ди Илдус Миңнехан улы.

Турнирның йомгаклау өлешендә Миңнехан абыйның җәмәгате - Фирдания ханымның да чәчәкләр тотып боз өстенә чыгуы да дулкынландыргыч, матур күренеш булды. Дүртенче урын алган " Саба-2" командасы уенчыларына чәчәкләр бүләк итте ул. Әйтергә кирәк, хоккейчыларга өләшенгән чәчәкләр спортчыларга карата булган ихтирам, рәхмәт хисләрен гәүдәләндерде. Ә призлы урыннарга чыгучыларга медаль-грамоталар, акчалата премияләр тапшырылды.

З. Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев