Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

РАЙОННАН ИКЕ ЧЕМПИОН

24-28 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы инвалидларының шахмат, рус һәм халыкара шашка буенча Лениногорск шәһәрендә үткәрелгән респуб­лика чемпионатларында безнең район спортчылары-

Явлаштау авыл җирлегеннән Мулланур Мусин - шахматта, Сабадан Азат Әхмәтов халыкара шашкада чис­та җиңү белән Чемпион титулына лаек булдылар. Сабадан Хәмит Вәгыйзов - рус шашкасында, Фәния Шәмсетдинова - халыкара шашкада икенче урыннарны алдылар. Сабадан Ленина Ракова шахматта өченче урынны яулады.

Халыкара шашкада 7 мөмкинлектән 5,5 очко җыеп, 2-3- урыннарны да безнең район вәкилләре дәгъвалады. Коэффициентлар нигезендә өстәмә исәпләүләрдән соң, хөкемдарлар карары белән, икенче урын -Хәмит Вәгыйзовка, өченче урын Мулланур Мусинга бирелде. Шәмәрдәннән Илгизәр Хәйретдинов 4нче урынны алды. Җиңүчеләргә медальләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Команда зачетларында безнең район халыкара шашка чемпионатында - беренче, шахмат һәм рус шашкасында икенче урыннарга лаек булды.

Рафаэль Мөхәммәдиев,

район инвалидлар оешмасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X