Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Саба таңнары” газетасы призына милли көрәш буенча район чемпионаты үткәрү турында Нигезләмә

"Саба таңнары" газетасы призына ир-егетләр арасында милли көрәш

буенча шәхси-команда район

чемпионаты үткәрү турында

Нигезләмә

I.Максат һәм бурычлар

Халык арасында милли көрәшне популярлаштыру.

Районның иң көчле көрәшчеләрен һәм командаларын ачыклау.

II.Үткәрү урыны һәм вакыты

Ярышлар 2013 елның 6 ноябрендә Саба спорт-мәдәни үзәгендә үтәчәк.

Командалар вәкилләренең һәм судьяларының киңәшмәсе 9 сә­гать 30 минутта, үлчәүләр 10нан 11гә кадәр үткәрелә. Ярышлар 11 сәгатьтә башлана.

III.Ярышларга җитәкчелек итү

Ярышларга әзерлек һәм аны үткәрүгә гомуми җитәкчелек "Саба таңнары" газетасы редакциясе һәм район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла. Турыдан-туры җитәкчелек итү яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан расланган судьялар коллегиясенә тапшырыла.

IV.Ярышта катнашучылар һәм үткәрү шартлары

Команда составы 11 кешедән тора. Шуларның берсе - тренер һәм 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан югары авырлыклардагы 10 көрәшче.

Командага ике үлчәү авырлыгында парлашу рөхсәт ителә. Ярышлар гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә үткәрелә.

Үткәрү системасы (ике яисә бер җиңелүдән соң ярыштан төшеп калу белән) көрәшчеләр санына бәйле булачак. Ярышларга авыл һәм шәһәр җирлекләре, оешма, учреждение командалары, шулай ук шәхси беренчелек өчен көрәшчеләр кертелә.

Командага райондагы башка җирлектән яки оешмадан көрәшче алу рөхсәт ителә.

Көрәшчеләрнең районда пропискада торуы шарт. Көндез укып белем алучы студентларыбыз катнаша ала. Чит район көрәшчеләре ярышка кертелми.

V.Шәхси-команда беренчелеген билгеләү

Шәхси урыннар ярышны үткәрү системасы нигезендә билгеләнә. Команда беренчелеге урыннар өчен җыелган иң аз сумма буенча ачыклана. Авырлык үлчәвендә беренче урын өчен команда 1 очко, икенче урын өчен 2 очко һ.б. алалар.

VI.Бүләкләү

Үз үлчәү категорияләрендә I-II-III урыннарны алган көрәшчеләр истәлекле бүләкләр һәм "Саба таңнары" газетасы редакциясе, Саба муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эш­ләре һәм спорт бүлеге Грамоталары белән бүләкләнәләр.

Беренче урынны алган командага Күчмә кубок, диплом һәм традиция буенча тәкә биреләчәк.

VII.Заявкалар

Табиб һәм оешма җитәкчесе тарафыннан расланган рәсми заявкалар ярышлар буласы көнне судьялар коллегиясенә тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X