Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Сәфинә Нәфыйкова нәфис гимнастика буенча Россия беренчелегендә «көмеш» яулады

Россия беренчелегендә Сәфинә Татарстан Республикасын Идел буе федераль округы җыелма командасы составында тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы спортчысы Сәфинә Нәфыйкова бу көннәрдә Казанда уза торган нәфис гимнастика буенча Россия беренчелегендә «көмеш» яулады. Бу турыда ТР Спорт министрлыгы хәбәр итә.

Сәфинә 2007-2008 елларда туган балалар арасында 1 спорт разряды программасы буенча икенче булды.

Татарстан гимнасты «Идел» Балалар сәнгать мәктәбендә (Казан) укый. Россия беренчелегендә Сәфинә Татарстан Республикасын Идел буе федераль округы җыелма командасы составында тәкъдим итә.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

1. Анна Попова (Мәскәү-СКФО – Ставрополь крае) 67,450

2. Сәфинә Нәфыйкова (ИФО – Татарстан Республикасы) 61,100

3. Мария Борисова (Санкт-Петербург) 60,950. 

Фото: minsport.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев