Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстан спортчысы ушу буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады

Ярышлар бу көннәрдә Шанхай шәһәрендә уза.

Татарстан спортчысы Ильяс Хөснетдинов ушу буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ушу буенча XV дөнья чемпионаты бу көннәрдә Кытайның Шанхай шәһәрендә уза. Анда 100дән артык илдән спортчылар катнаша. Ярышлар таолу (формаль күнегүләр комплексы) һәм саньда (тулы контактлы ярышлар) дисциплиналарында үткәрелә.

«Россия җыелмасы составында Татарстан Республикасы вәкиле Ильяс Хөснетдинов таолу дисциплинасында уңышлы чыгыш ясады», - диелә ведомство хәбәрендә. Сүз уңаеннан, әлеге дисциплинада Кытай спортчысы У Чжаохуа беренче урынны яулады.

Шунысын да искәртик: ушу буенча дөнья чемпионаты ике елга бер тапкыр үткәрелә. Моннан алдагы турнирны 2017 елда Казан кабул иткән иде.

Фото: Солтан Исхаков/архив intertat.tatar

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев