Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

WADA Россияне дүрт елга халыкара спорт турнирларында катнашудан тыйды

Карарны WADA башкарма комитеты Лозаннада чираттан тыш утырышта кабул итте.

Бөтендөнья допингка каршы агентлыкның башкарма комитеты (WADA) Россия спортчыларын халыкара турнирларда катнашудан читләштерү турында карар кабул итте, шулай ук Россия территориясендә чараларны дүрт ел уздыру мөмкинлеге булмаячагын белдерде. Карар «WADA» башкарма комитетының Лозаннадагы чираттан тыш утырышында ярашлылык буенча комитет тәкъдиме буенча кабул ителде.

Әлеге карар агентлык җаваплылыгында булган барлык халыкара турнирларга кагыла. Бу - Олимпия уеннары, дөнья һәм Европа чемпионатлары, халыкара катнашу белән төрле Кубоклар һәм башка ярышлар.

Элегрәк Казан 2025 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрү хокукын алган иде. Шул ук вакытта 2023 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын Катардан Казанга күчерү мөмкинлеге дә саклана. Шулай ук Татарстан башкаласы 2023 елда УЕФА Суперкубогы өчен футбол матчын уздыруга гариза бирде. Моннан тыш, Казан — 2024 елда спортның су төрләре буенча Европа чемпионатын үткәрүгә кандидатларның берсе.

Фото: obzor.lt

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X