9 декабрь 2019 яңалыклары
-
Атнаның икенче яртысында Татарстанга салкын һава торышы киләчәк
Салкын фронттан соң республика территориясендә һава торышын антицклон билгеләячәк.
-
Уфада «Татар җыры»ның юбилей концертын сигез мең тамашчы караган
21 декабрьдә «Пирамида» концертлар залында 20 елның иң шәп хитлары яңгыраячак.
-
Кремль яр буендагы ярминкә Россиянең иң кызыклы Яңа ел вакыйгалары арасына кергән
Беренче өч урынны Мәскәүдә оештырыла торган «Раштуага сәяхәт» фестивале, Санкт-Петербургтагы Раштуа ярминкәсе һәм Екатеринбургтагы Боз шәһәрчеге бүлешкән.
-
WADA Россияне дүрт елга халыкара спорт турнирларында катнашудан тыйды
Карарны WADA башкарма комитеты Лозаннада чираттан тыш утырышта кабул итте.
-
Синоптиклар Татарстан халкын яңгыр, томан һәм бозлавык турында кисәтә
Республика территориясендә элеккечә дымлы һәм җылы һава торышы дәвам итәчәк.
-
Казаннан Истанбул, Симферополь һәм Сочига өстәмә авиарейслар ачыла
Яңа ел каникулларында шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербургка өстәмә авиарейслар оештырылачак.
-
Салават белән Элвин Грейның беренче күрешүе ничек узган
Стадионнар җыючы җырчы Элвин Грей белән Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов арасында моннан берничә ел элек кара мәче йөгереп узган иде. Өлкән мэтр һәм яшь мэтр матбугат битләре аша, социаль челтәрләр аша бер-берсенә төрле ямьсез сүзләр атыштыргалаштырды.
-
Рөстәм Миңнеханов Доминиканада зыян күргән татарстанлыларны Казанга кайтарырга кушты
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәзерге вакытта зыян күргән туристларны Мәскәүдән Казанга алып кайту мәсьәләсен тикшерә.
-
WorldSkillsJuniors региональ чемпионаты
2-7 нче декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә WorldSkillsJuniors региональ чемпионатының "ЧПУ станогында фрезер эшләре" компетенциясе буенча ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Саба муниципаль районы данын Икшермә кадет мәктәп-интернаты укучысы Низамов Рамазан яклады. 6 конлек сынау эшләре нәтиҗәсендә Рамазан 3 нче призлы урынга лаек булды.
-
Татарстанның Алексеевск районында боз астына төшеп киткән балыкчыларны коткарганнар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, хәзерге вакытта елганың әлеге участогында бозның калынлыгы биш сантиметрдан артмый.
-
Микроавтобус белән җиңел машина бәрелүе аркасында 2 кешен һәлак була
Томск өлкәсендәге авариядә Томск-Колпашево трассасында ике кеше үлгән, җидесе хастаханәгә салынган.
-
Песошин Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте
Әлеге истәлекле датаның төп максаты – барлык илләр һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын шушы проблемага җәлеп итү.
-
"САБАБАШ"хоккей командасы
2019 елның 7 декабрендә Байлар Сабасында Саба муниципаль районының ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча сезон ачылуга багышланган ярышлар узды. Мишә авыл җирлегенең «Сабабаш» хоккей командасы икенче урын алды. Безнең хоккей командасын һәм җанатарларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!
-
“Тургай” приюты инвалидлар декасында катнашты
5 декабрь көнне «Тургай» социаль приютында тәрбияләнүчеләр инвалидлар декадасы кысаларында Мостафин Әнвәр янына бардылар. Ул Иске Икшермә авылында яши. Безнең аралашу җылы дустанә атмосферада үтте. Балалар яңалыклар, укудагы уңышлары белән уртаклаштылар, йөрәк җылысын бүләк иттеләр, һәрвакыт игелекле һәм ярдәмчел кешеләр булыр, дип ышандырдылар. Очрашу ахырында балалар Әнвәр абыйга үз куллары белән ясаган кул эшләнмәләрен бүләк иттеләр.
-
Казанга кыска дистанциядә йөзү буенча Европа чемпионаты флагын тапшырдылар
Символны тапшыру тантанасы Глазгода 2019 елгы Европа чемпионаты төгәлләнгәннән соң үткәрелде.