Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанның Алексеевск районында боз астына төшеп киткән балыкчыларны коткарганнар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, хәзерге вакытта елганың әлеге участогында бозның калынлыгы биш сантиметрдан артмый.

Татарстанның Алексеевск районында боз астына төшеп киткән балыкчыларны коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Алексеевск бистәсе янында – Чулман елгасында ике балыкчының боз астына төшеп китүе турында хәбәр килгән. Берсе судан үзе чыккан, икенчесенә иптәше ярдәм иткән. Алар, коткаручыларның килүен көтеп, боз өстендә калганнар.

Урынга һава мендәрендәге суднода 3нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре юл тоткан. Алар ир-атларны яр буена алып чыгып, табибларга тапшырган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, хәзерге вакытта елганың әлеге участогында бозның калынлыгы биш сантиметр тирәсе, ир-атлар боз астына төшеп киткән урында исә суның тирәнлеге өч метрдан артып итә.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев