Уфада «Татар җыры»ның юбилей концертын сигез мең тамашчы караган
21 декабрьдә «Пирамида» концертлар залында 20 елның иң шәп хитлары яңгыраячак.
7 декабрь көнне Башкортостан башкаласында урнашкан «Уфа-Арена» сараенда «Татар җыры» фестиваленең 20 еллыгы уңаеннан концерт оештырылды.
Өч төп шәһәрдә — өч концерт! Халыкара «Татар Җыры» эстрада фестиваленең 20 еллыгы уңаеннан оештырылган масштаблы концертларның беренчесе ноябрь азагында Мәскәүнең Кремль сараенда узган булса, икенчесе — 7 декабрь көнне Башкортостан башкаласында урнашкан «Уфа-Арена» сараенда гөрләп узды.
Сигез мең тамашачыны сыйдырган залда чып-чын бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Салават, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Элвин Грей, Филүс Каһиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Нәфкать Нигъматуллин, Әнвәр Нургалиев һәм татар эстрадасының тагын бик күп популяр артистлары соңгы елларда халык тарафыннан яратылып өлгергән иң шәп хитларын башкарды.
Һәр образ уйланылган, һәр чыгыш үзенчәлекле, һәркайсы үзе бер шоу! Җырларга кушылып җырлап, рәхәтләнеп биеп, һәрбер җырчыны көчле алкышларга күмде тамашачы. Бәйрәмнең тантаналы мизгелләренең берсе — артистларны бүләкләү булды. Башкортостанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинга Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының почетлы грамотасы тапшырылды. ТР атказанган артистлары Гөлназ Сәфәрова һәм Эльмира Сөләйманованы Татарстан һәм Башкортостан Вәкиллегеннән рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
«Татар Җыры» меңләгән кешене бер дулкынга көйләп, 3 сәгатьлек җырлы сәяхәткә дәште. Искиткеч җылы, урыны белән хәтта кызу узган бу очрашу уфалылар өчен дә, җырчылар өчен дә онытылмаслык бер матур хатирә булып сакланыр! Алда — Казан һәм йомгаклау тантанасы!
21 декабрь «Пирамида» концертлар залында 20 елның иң шәп хитлары яңгыраячак!
Фото: Олег Черных
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев