Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кремль яр буендагы ярминкә Россиянең иң кызыклы Яңа ел вакыйгалары арасына кергән

Беренче өч урынны Мәскәүдә оештырыла торган «Раштуага сәяхәт» фестивале, Санкт-Петербургтагы Раштуа ярминкәсе һәм Екатеринбургтагы Боз шәһәрчеге бүлешкән.

Казанның Кремль яр буенда үткәрелә торган Яңа ел ярминкәсе 2019 елның декабрендә һәм 2020 елның гыйнварында Россиянең иң кызыклы һәм популяр Яңа ел һәм Раштуа фестивальләре һәм ярминкәләре арасында дүртенче урынны алган. Бу хакта «ТурСтат» туристлык порталы яза.

Беренче өч урынны Мәскәүдә оештырыла торган «Раштуага сәяхәт» фестивале, Санкт-Петербургтагы Раштуа ярминкәсе һәм Екатеринбургтагы Боз шәһәрчеге бүлешкән. Иң кызыклы Яңа ел вакыйгалары бишлеген Түбән Новгородта үткәрелә торган «Горький чыршысы» фестивале йомгаклый.

Рейтинг Яңа ел фестивальләре һәм ярминкәләренең популярлыгын һәм үзенчәлеген анализлау нәтиҗәләре буенча төзелгән.

«Татар-информ» агентлыгы 7 декабрьдә Кремль яр буенда кышкы сезонның ачылуы хакында хәбәр иткән иде инде. Биредә хаски-парк, Европада иң озын шугалак һәм Яңа ел ярминкәсе эшли. Анда фермерлар җитештергән продукция, тәм-томнар һәм сувенирлар тәкъдим ителгән.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X