Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Атнаның икенче яртысында Татарстанга салкын һава торышы киләчәк

Салкын фронттан соң республика территориясендә һава торышын антицклон билгеләячәк.

Атлантик циклоннар китергән җылы һава торышына алмашка атнаның икенче яртысында Татарстанга суыклар килә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, иртәгә, 10 декабрьдә, һава шартлары үзгәрешсез калачак. 11 декабрьдән көннәр суытачак. Төнлә республикада явым-төшем көтелми, термометр баганалары нульдән 6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә төбәккә төньяк циклондагы салкын атмосфера фронты килә. Юеш кар, урыны белән буран булырга мөмкин. Көндез һава -2...+2 градуска кадәр җылыначак.

12 декабрьдә, пәнҗешәмбе көнне, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә, салкын фронт йогынтысында Татарстанда кар явачак, ә урыны белән буран фаразлана һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көндез республикада явым-төшем туктаячак, ә көньяк-көнбатыштан булган җил төньяктагы белән алышыначак. Һава температурасы -2дән -7 градуска кадәр була. Юлларда бозлавык көтелә, диелә хәбәрдә.

Атна ахырына кадәр Татарстанда явым-төшем булу ихтималы аз. Төнлә термометр баганалары 13 градуска кадәр салкын күрсәтә, аязган вакытта һәм республиканың көнчыгышында -18 градуска кадәр җитәчәк. Көндез һава температурасы -4, -9 градустан артмаячак, ә көнчыгыш районнарда ял көннәрендә термометр баганалары нульдән 12 градуска кадәр төшәчәк.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X