Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казаннан Истанбул, Симферополь һәм Сочига өстәмә авиарейслар ачыла

Яңа ел каникулларында шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербургка өстәмә авиарейслар оештырылачак.

Яңа ел каникулларында Казаннан Истанбул, Санкт-Петербург, Симферополь, Сочи һәм Мәскәүгә өстәмә авиарейслар ачылачак. Бу хакта Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, 27 декабрьдә Истанбулга тагын бер чартер рейсы ачыла. Пассажирларга 189 кеше сыйдырышлы Boeing 737-800 очкычы хезмәт күрсәтәчәк.

Рейслар җомга көннәрендә 2020 елның 10 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Әйтик, очкыч Казаннан 15.00 сәгатьтә кузгалып, 18.40 сәгатьтә Истанбул аэропортына төшеп утырачак. Истанбулдан исә 9.15 сәгатьтә кузгалып китеп, 12.55 сәгатьтә Татарстан башкаласында булачак.

Моннан тыш, 31 декабрьдә һәм 8 гыйнварда Санкт-Петербургка өстәмә авиарейслар ачыла. Очышлар 13.15 һәм 13.20 сәгатькә билгеләнгән. Төньяк башкалага шулай ук 28, 30 декабрьдә һәм 6 гыйнварда барып булачак. «Рейслар 21.40, 21.50 һәм 4.40 сәгатькә билгеләнгән», - диелә хәбәрдә.

Сочи, Симферополь һәм Мәскәүгә өстәмә авиарейслар 28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр оештырылачак.

Фото: kzn.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев