Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Йөзү буенча "Wad Wave Classik-2021"Бөтенроссия ярышлары

19-20 июньдә Санкт-Петербург шәһәрендә йөзү буенча "Wad Wave Classik-2021" Бөтенроссия ярышлары узды. Саба районын Шәйхетдинов Нур һәм Рәфыйков Әмир тәкъдим итте. Әмир 17-18 яшьлек яшүсмерләр арасында 50 метрга брасс белән йөзүдә җиңүче булды. Нур 17-18 яшьлек егетләр арасында 100 метрга баттерфляй ысулы белән йөзүдә 4 урынны яулады. Чын күңелдән безнең спортчыларны һәм аларның тренеры Сафина Гөлназ Илдус кызын ярышларда яхшы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев