Идел–Урал штаты
ТАССРның 100 еллыгына. Идел–Урал штаты нигә төзелмәгән.
Журналыбызның апрель санында басылып чыккан «Татарлар – дәүләт төзү юлында» дип аталган мәкаләдә сүз татарларның милләт буларак оешуы, аның тамырлары турында барды. Бүген авторыбыз, татар тарихы турындагы сүзен дәвам итеп, 1917 елгы революцион өермәләр чоры турында сөйли.
Идел–Урал штатын төзү башлангычы Милләт мәҗлесе тарихына бәйле. 1917 елның маенда Мәскәүдә I Бөтенроссия мөселманнары съездында Нижгардан Габдулла Сөләймани исемле мулла Россияне штатлар рәвешендә үзгәртеп кору һәм анда татарлар өчен махсус штат булдыру идеясен күтәрә. Дөрес, бу бердәнбер тәкъдим булмый. Ләкин нәкъ менә шушы тәкъдим татар күңелендә тамыр җәя, башка фикерләрнең уңай яклары белән баетылып, 1917 елның көзендә тормышка да аша башлый.
Милләт мәҗлесенә сайлаулар үткәрү турындагы карар 1917 елның июлендә өч мөселман съездының уртак җыелышында кабул ителә, һәм аңа яшерен рәвештә тавыш бирү принцибы нигезендә гомум сайлаулар да үткәрелә.
Шул ук елның 20 ноябрендә Уфада Милләт мәҗлесе җыелып, Садри Максуди җитәкчелегендә эшен дә башлап җибәрә. Аның эшчәнлеге 1918 елның 11 февраленә кадәр дәвам итә. Бу уңайдан «Известия Всероссийского Мусульманского Военного Шуро» болай дип яза: «Хәзерге заманда һәр милләт үзенең эчке тормышын төзү белән мәшгуль. Инде ниндидер съездлар, кәгазь резолюцияләрнең вакыты үтте. Иске җимереклекләр нигезендә Россия халыкларының яңа, якты киләчәкләрен төзергә кирәк. Милләт мәҗлесе нәкъ менә шул практик эш белән шөгыльләнә». Мәҗлестә Бөтенроссия Мөселман хәрби шурасының рәисе 22 яшьлек прапорщик Ильяс Алкин күтәреп чыккан татарчылык рухы хөкем сөрә. «Безнең, – ди ул үз чыгышында, – тарихи хәтеребез көчле, һәм без, аңа таянып, нинди генә юллар белән булмасын, Татарстанны барлыкка китерергә тиешбез».
Мәҗлес өчен иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе татар-башкорт мөнәсәбәтләре була. Аны хәл итү юлларын эзләүдә, шушы ике тугандаш халыкны үзара аңлашу юлына бастыру өчен зур көч куючыларның берсе Галимҗан Ибраһимов була. Ул башкорт һәм татарларның уртак дәүләте булырга тиешлеген алга сөрә. Төрле газета битләрендә аның моны дәлилләгән мәкаләләре бастырыла.
Ләкин Зәки Вәлиди җитәкчелегендәге иҗтимагый хәрәкәт башкорт автономиясен булдыру юлына ныклап баскан була. Штатны булдыру өчен башкортлар белән аңлашу, арадашлык итү вазыйфасы Галимҗан Ибраһимовка йөкләнә.
Шул ук 1917 елның декабрь аенда Оренбург шәһәрендә башкорт корылтае җыелып, Башкорт Республикасы игълан ителә. Ибраһимов, Оренбургка барып, корылтайда тирән эчтәлекле доклад ясый һәм бик күпләрне Штатка кушылу идеясенә күндерә. Ләкин инде булды дигәндә, Зәки Вәлиди койрыгын бора, «татарлар яһүдләр кебек алар» дип, башкортларны Идел–Урал штатына кушылмаска өнди1.
Ләкин ничек кенә булмасын, Галимҗан Ибраһимов Зәки Вәлидине Мәҗлескә килергә күндерә. Ул анда килә һәм чыгыш ясый. Чыгышында татарларны куркаклыкта гаепли, милли мөхтәрият һәм территориаль автономия арасында койрык болгап йөрүчеләр, дип атый. Әмма шулай булса да, ул Штатка кушылырга ризалык бирә.
Ләкин, әгәр дә шушы зур эшләрнең башында торучының Бөтенроссия Мөселман хәрбиләре шурасының рәисе данлыклы морзалар токымының дәвамчысы Ильяс Алкин булганлыгын ассызыкламасак, бу зур гаделсезлек булыр иде.
Садри Максуди рәислегендәге Мәҗлес Идел–Урал штатын төзү Коллегиясен сайлый. Аның составына И. Алкин, С. Янгалычев, Г. Шәрәф, Ф. Мөхәммәдъяров, Ф. Сәйфи,С. Атнагулов, Г. Гобәйдуллин, Нәҗип Хәлфин кертелә. Җитәкчелек вазыйфалары Ильяс Алкинга йөкләнә. Ә аның рәистәше итеп Галимҗан Шәрәф сайлана. Монда тагын руслардан 5, чувашлардан 2 һәм чирмешләрдән 1 кеше кертү тиешле табыла. Коллегиянең Казанда эшләргә тиешлеге фаразлана.
Хәрби шура үзенең 1918 елның 17–18 гыйнвар көннәрендә бу эшкә кичекмәстән тотынырга кирәклеге һәм Штатның Учредительный җыелышына сайлаулар үткәрү турында карар кабул итә. Һәм Казан Советы белән шушы турыда сөйләшүләр башлап җибәрә. Ләкин бу сөйләшүләр уңай нәтиҗә бирми. Чөнки халыклар дуслыгының дошманнары шәһәр халкы арасында коткы тарата: имеш, Шура шәһәрне үз кулына ала һәм татар идарәсен оештыра, хан заманнары әйләнеп кайта һ.б.лар.
Шушы уйдырмаларга җавап итеп, Хәрби шура, Мөселман хәрби округы комитеты, мөселман хәрби комитеты, инде татарлаштырылган 95нче полк вәкилләре 31 гыйнвар көнне Казан халкына мөрәҗәгәтъ кабул итә. Анда мондый сүзләр бар: «Рус туганнар – солдатлар, крестьяннар, эшчеләр! Инде ике ай буе шәһәрдә әшәке провокацион имеш-мимешләр таратыла. Имеш, мөселман оешмалары җирле совет хөкүмәтен кулга алырга тели». Мөрәҗәгәтьтә тагын мондый сүзләр бар: «Безме соң инде гасырлар буе иске режим тарафыннан изелгән, сезнең белән янәшә тынычлык, яхшы күршелек мөнәсәбәтләрендә яшәгән революцион демократия, инде менә азатлыкның якты кояшы чыккан көннәрдә бозылышырга тиешбез? Юк, юк һәм кабат юк!»
Хәрби шураның шулкадәр ачык позициясен Казан Советы җитәкчеләре күрмәмешкә салышалар һәм, шул ук вакытта съезд делегатлары арасына чөй кагып, аларны бер-берсенә каршы куярга маташалар. Һәм максатларына ирешәләр дә. Шушы шартларда, ни кызганыч, милли әһелләребез арасында аңлашылмаучанлык арта. Милләт мәҗлесе һәм Хәрби шура арасында да ниндидер фикер каршылыклары чыга.
Хәрби шура штат игълан итүне II Бөтенроссия Мөселман хәрби съездында кабул итүне кирәк таба. Тиз арада тыл һәм фронттагы хәрби частьләрдән 200 делегат сайлана, һәм 1918 елның 8 гыйнварында съезд үзенең эшен башлап та җибәрә. Аны Ильяс Алкин ача. Йосыф Мозаффаров, кулына Штат картасын тотып, аның асылы турында доклад ясый. Картаны Галимҗан Шәрәф төзегән була. Шул ук көнне съезд, Совет властен яклап, III Бөтенроссия Советлар съездының карарларын тулысы белән таныганлыгын белдерә. Тик менә Казан Советы аларны танырга теләми. Аның җитәкчеләре Брест солыхына да, III Бөтенроссия Советлар съездының Россияне федерация итеп игълан иткән карарына да каршы чыгалар. Һәм инде, әлбәттә, Идел–Урал штатына да каршы булалар. Зур каршылыклар күрсәтеп, аны игълан итүне булдырмаска тырышалар. Һәм татар «сулларына» таянып, аларның куллары белән съезд җитәкчелеген кулга алалар.
1918 елның 28 февралендә игълан ителергә тиешле Штат игълан ителми кала. Ни кызганыч, бу эшкә Мирсәет Солтангалиев һәм Шамил Усманов җитәкчелек итә. Соңрак алар хаталарын таныйлар, эшләгән гамәлләренә үкенәләр. Тик инде соң була.
Съезд эшен Болак артына күчерергә мәҗбүр була. Аны таркату өчен, Мәскәүдән ул вакытта Бөтенроссия мөселман комиссариаты җитәкчесе Мулланур Вахитов 300 кешелек матрослар отряды җибәрә. Шуның белән Идел–Урал штаты идеясе юкка чыга.
Ни кызганыч, әле бүгенге көнгәчә шушы идеяне татарларның Россиядән чыгуга юнәлтелгән адымнары рәвешендә күрсәтә килүчеләр бар. Югыйсә Штатны төзү турындагы документта аның Совет Россиясе составында шартнамәле республика булырга, анда тышкы эшләр, банк-финанс системасы, тимер юллар үзәк хакимият карамагында булырга тиешлеге күрсәтелгән.
Ә бит, әгәр дә шул вакытта ук шундый шартнамә барлыкка килгән булса, Россиянең чын федератив дәүләткә әверелүенә юл ачылган булыр иде. Татарстан өчен, башка республикалар кебек үк, СССР төзелгәндә аның тулы хокуклы әгъзасына әверелү ихтималы юк булмый. Һәм бәлки СССР да таркалмаган булыр иде.
Бу, әлбәттә, фаразлар гына. Чөнки реаль тарих күпкә катлаулырак. Аңа абруйлы аерым шәхесләрнең йогынтысы зур була. Аларның үзара мөнәсәбәтләре беренче урынга чыга. Әйтик, Зәки Вәлиди һәм аның көрәштәшләре тулысы белән Штат идеясенә күнеп, Штат игълан ителгән булса, бу ике халыкның үзбилгеләнү принцибына нигезләнгән республикасы төзеләчәк иде. Гаяз Исхакый Зәки Вәлидине Идел–Урал Штатына аяк чалучы, дип бәяләгән һәм аны шуның өчен беркайчан да гафу итмәячәген әйтә торган булган2. Ләкин большевиклар, бигрәк тә Сталин моңардан бик оста файдалана, татар белән башкортны үзара каршы куяр өчен булдыра алганның барын да эшли. Халыкларның үзбилгеләнү хокукы өстән билгеләү принцибына алыштырыла. Шушы юнәлештәге адымнарның берсе 1918 елның 22 мартында Иосиф Сталин һәм Мулланур Вахитов тарафыннан имзаланган Татар–Башкорт Республикасы турындагы Нигезләмә була. Әлеге республиканың территориясе Галимҗан Шәрәф төзегән Идел–Урал штатының территориясенә тәңгәл килә. Тик бу документ, гамәлгә ашыру өчен түгел, ә Идел–Урал проектын бөтенләе белән юкка чыгару өчен генә дөнья күргән бер уен булып чыга.
Шул ук елның июль ахырында Мулланур Вахитов Мәскәүдән Казанга килә. Шәһәр аклар кулына күчкәч, алар тарафыннан атып үтерелә. Бу каһарманның үлеме милли азатлык юлындагы беренче иң зур корбан була. Ләкин соңгысы булмый, упкын яңа корбаннар сорый… Революция үз балаларын үзе ашый, дип юкка гына әйтелмәгәндер, күрәсең.
Большевикларга исә Идел–Урал штаты да, Татар–Башкорт республикасы да кирәкми. Әлеге Республика Сталин планнарында бер уен гына була. 1922 елда Ленинга җибәргән бер хатында ул мондый уеннарны туктатыр вакыт җитте, чөнки моңа миллиләр (националлар) үзләре дә ышана башладылар, дип яза.
Татар–Башкорт республикасы да бер максатка – Гражданнар сугышы вакытында татар-башкорт потенциалын тулысы белән файдалануга юнәтелгән уен гына була. Һәм 1919 елның 13 декабре көнне РКП (б) Политбюросы Милли эшләр буенча халык комиссариатының проектын юкка чыгара һәм бу республиканы төзү өчен агитация алып баруны тыя.
Бервакыт республиканы Казансыз һәм Уфасыз төзү идеясе калкып чыга. Монысы кайдан чыккан, бу кемгә кирәк булган? Тик инде моңа барлык күренекле зыялылар бердәм рәвештә каршы чыгалар.
Искиткеч авыр еллар бу. Совет хөкүмәтенең халыкны, бигрәк тә крестьян халкын продразверстка белән талап бөлдергән Гражданнар сугышы еллары. Шушы талауларга, рәнҗетүләргә җавап буларак, сәнәкчеләр фетнәсе күтәрелә. Ул 1920 елның 7 февралендә башланып, 35 көн дәвам итә. Аны даими гаскәр көче белән канга батырып бастыралар.
Фотограф: Фото «Татарстан» журналы архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев