Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССР төзелүгә - 100 ел

“Бар андый кандидат, ул –Гатауллин”

Элек югары органнарга депутат итеп хәзерге кебек зур түрәләр генә сайланмаган. Халык хезмәтчеләре булып эшче-крестьян вәкилләре дә торган. 1980-1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты, III дәрәҗә Хезмәт даны ордены кавалеры, токарь Мәгъдәнур абый Гатауллин – моның ачык мисалы.

Ул югары дәрәҗәгә үзенең фидакарь хезмәте белән  ирешкән  шәхес.  Эшен, булдыклы икәнлеген  күрәләр, аңарчы, 1977 елда ук Саба авыл  Советы  депутаты итеп тә сайлыйлар. Тырышлыгы 1978 елда Халык хуҗалыгы  казанышлары   күргәзмәсе медале белән билгеләп  үтелә.  Ә автономияле республика парламенты югарылыгына   күтәрелү – бу инде зур тарихка керү. “Сельхозтехника”ның район берләшмәсендә эшләгән вакыт,– дип искә ала Мәгъдәнур Һидият  улы.–  Бервакыт управляющиебызга КПСС райкомы беренче  секретаре Әләметдин Камалов белән башкарма  комитет рәисе Рафаэль Йосыпов шалтырата. “ТАССР Югары  Советына депутатлыкка  кандидат эзлибез. Синдә шундый-шундый таләпләргә туры  килердәй кеше бармы, диләр. Бар андый кандидат, ди Бернард Хәйруллин.  “Кем ул?” “Токарь Мәгъдәнур Гатауллин”.  “Төшсен әле”.  Шулай итеп, мине  көнендә-сәгатендә үк Камалов  үзенә чакырып  алды.  Икенче көнне Казаннан  да килеп  җиттеләр.  “Лаеклы” дигән  өлкә комитет  вәкиле.  Нәтиҗәдә мине 209нче Теләче  сай­лау округыннан кандидат итеп теркәделәр. Алга таба Казанда шәхе­семне, нәселемне энәсеннән җебенә кадәр тикшерделәр. Оят булса да әйтим, кияүгә чыкканда хатының  кыз идеме, дип кенә  сорамадылар инде. Мине Теләче, Шыңар яклары  сайлады. Биш ел аларның депутаты булдым”.

Мәгъдәнур Гатауллин­ парламентның сәламәт­лек  саклау мәсьәләләре буенча  комитеты составына  кертелә, аның  утырышларында  катнаша.  Аңа Үзәк бистәсендә  ике катлы балалар бакчасы  төзү һәм Нырсы  елгасы аша  типовой  күпер салу наказ итеп бирелә. Объектлар тиз арада сафка баса. Шул  елның маенда ТАССР төзелүнең 60 еллыгын билгеләп үтү чараларында  катнаша. Районның социаль үсешенә депутат буларак  керткән өлеше зур.  “Сельхозтехника”  берләшмәсе җитәкчесе киң колач белән алып барылган төзелешләр вакытында да аны утыртып Казанга  еш бара. Зур кабинетларның  калын ишекләрен ачып керә Мәгъдәнур абый, аның  исеменнән дәүләт комитетларына хатлар да күп языла. Депутат гозере буларак, халык телендә “Олимпийский” дип  йөртелгән йортлар төзелеше дә кирәкле  материаллар белән тәэмин ителә.  Ветеран халык  хезмәтчесе эшчәнлеге белән бәйле  барлык   язма документларны архивында  кадерләп  сак­лый. Аларны өйрәнгәндә Мәгъдәнур  абыйның 2014 ел район Сабантуенда төшкән  фотосына юлыктым. Ул Президент Рөстәм Миңнехановның "Инстаграм"ында бар икән. "Рөстәм институтны тәмамлагач, “Сель­хоз­тех­ника”ның техник хезмәт күрсәтү станциясендә ин­женер булып эшләде. Токарь булгач, Рөстәм Нур­гали улының миңа йомышы еш төшә иде. Яшь кенә булуына карамастан, бик тиз абруй яулады.  Җитәкче сыйфатлары да бар. "Бу, мөгаен, берәр зур кеше булыр", - дип уйлый идек. Дөрес  фаразлаганбыз икән.   Саба Сабантуенда күрешкәч, сөйләшеп  тордык. Кай арада телефонына төшереп өлгергән диген син аны!”– дип әлеге  фотога  аңлатма бирде  ул.

Илле  еллык  стажы булган, үзенә  алмаш  әзерләп,  эшен 72 яшендә механика  участогы цехы начальнигы булып тәмамлаган хезмәт батыры соңгы  вакытта  хәбәрче буларак та танылды. Үз кешебезгә  әйләнде.  Шуның  өстенә хатыны Гадения  апа да  1970-1980  елларда типографиядә хәреф  җыйган, газета чыгару серләрен  яхшы белгән  безгә якын ветеран булып  чыкты. “Бик авыр  хезмәт, газета  чыгасы  көнне төнге сәгать 11-12ләрдә генә кайта  идек”,– дип әңгәмәгә кушылды  ул.  Ә Мәгъдәнур  абыйда  язасы  килү теләге яшьтән булган. МТСка эшкә килгәч тә, шлифовщик булып эшләүче, алтын куллы Габделхак Габделәхәтов турында ике бит мәкалә яза, аннары, и, кемгә кирәк инде бу, дип ертып ата. Ике мәртәбә шулай  кабатлана.  Әмма табигатьтән бирелгән сәләт югалмаган,  ул барыбер өскә калкып  чыкты. “Йоклый  алмый  ул.  Төне буе  уты  янып  чыга. Нәрсәдер кыштырдата. Мин аны газетага барысын да  язмаска кушып, кисәтеп тә куям инде кайчак”,– дип  елмая Гадения апа.

Алар ике ул тәрбияләп үстергән. Олысы Илнур  “Сабантуй” комплексының ат спорты бүлеге  мөдире, Ленар – “Энерго-Сеть­транс”та ЭМР инженеры.  "Балаларыбыз өчен сөенеп яшибез. Дүрт оны­гыбыз бар. Илнурның  олы  кызы кияүгә чыгып, безгә оныгыбыз баласын күрү шатлыгы да бүләк итте. Монысы  аеруча   күңелле икән. Икебез генә яшәсәк тә, балаларыбыз хәлебезне белеп тора", – ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев