Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Аккүл-Бигәнәй авылында яшәү­че Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла Зәйнетдинов 90 яшен тутырды

Аккүл-Бигәнәй авылында яшәү­че Габдулла Зәйнетдинов май аен аеруча дулкынлану, күңел җилкенүе белән көтеп ала.

Ә быелгысы тагын да үзенчәлекле: Җиңү көненең 69 еллыгын горур каршылаган Бөек Ватан сугышы ветераны 25 майда 90 яшен тутырды. Районыбызда озын гомерлелек күрсәткече буенча сирәк булган бабайларның берсе дә ул.

Габдулла абый үзен котларга килүчеләрне урамга ук чыгып каршы алды. Тынычлыкның, аяз күк йөзенең кадерен белгәнгә, һәр сүзе саен, "Аллаһы Тәгалә илләргә тынычлык бирсен, сугышлар күрергә язмасын", - дип кабатлый ул. Сугыш тәмамлануга 69 ел үтсә дә, ут эчендәге һәр адымда үлем сагалаган ул дәһшәтле көннәр ветеранның бүген дә күз алдында, төшләренә кереп йөдәтә. 1941 елда ул авылдашлары белән бер елга килешү төзелеп, Иркутск шәһәренә тимер юл төзелешенә эшкә җибәрелә. Шунда эшләгәндә радио аша сугыш башлануы турындагы куркыныч хәбәрне ишетә. 1942 елда ул Иркутск хәрби комиссариаты аша сугышка алынып, аны Байкал арты хәрби округы составындагы 284нче укчы дивизиягә билгелиләр. Кытай чигендә, Хинган таулары итәгендә илгә японнар басып кермәсен өчен окоп-траншеялар казыйлар, оборонага әзерләнгән хәлдә япон самурайлары һөҗү­менә әзерләнәләр. Соңрак Кытай җирләрен, Маньчжурияне япон илбасарларыннан азат итүдәге сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. "Бу сугышта бик күп дусларны югалттым, көрәшнең иң кискен вакытларында үз-үзеңне аямыйча дошманга ябырыласың да, сугыш азрак тынгач, иптәшләрне барлыйсың. Иң үзәкне өзгәне шул. Аерылмаска сүз куешкан башкорт дустым бар иде, бер шундый каты бәрелештә ул хәбәрсез югалды. Ике абыем да сугышта ятып калдылар, инде безнең дә сафларыбыз елдан-ел сирәгәя бара",- ди Габдулла Зәйнетдинов.

1947 елда туган авылы Аккүл Бигәнәйгә исән-сау әйләнеп кайта. Авылның сылу кызы Тәскирә белән гаилә корып, өч бала үстерәләр. Уллары Рәис, Рөстәм, кызлары Сәрияне ата-анага игелекле, башкаларга мәрхәмәтле итеп, ныклы тәрбия бирәләр. Габдулла абый "Росгосстрах"та озак еллар агент була. "Кайда кушсалар, шунда эшләдем. Һәр кеше үзенә тапшырылган эшне зур җаваплылык белән башкарырга тиеш,"- ди ул. "Өйдә эш бетми, өйдәге эш дип, хөкүмәтнекенә хилафлык китермәгез", - дип сең­дерде безгә әти, ди кызы Сәрия, аксакал әтисенең сүзләрен җөпләп.

Бүгенге көндә ул улы Рөстәм, килене Дания тәрбиясендә, яшь­ли кавышкан карчыгы янә­шәсендә, җиде оныгы, өч оныкчыгы уңышларына куанып бәхетле гомер кичерә. Ветеранны 90 яшьлек юбилее белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Алмаз Галиев тәбрикләде, Россия Президентының Котлау хатын, бүләкләр тапшырдылар, изге теләкләрен җиткерделәр. 90 яшендә дә күңел көрлеген, җор телен югалтмаган, зирәк зиһенле аксакал ветеран өчен тыныч көннең һәр сәгате бик кадерле, шуңа һәр минутта бу тормышка шөкер итеп яши ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев