Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Аллаһ Тәгалә бөтен әйбәтне безгә биргән Аллага шөкер”, –

ди Миңгәр авылында яшәүче Кифая апа.

Үзләре әйбәткә күрә яхшыны язган диясе килә бу очракта. Хезмәт сөйгән, хөсетләнмәгән, күршеләрне хөрмәтләгән, туганнарны зурлаучыларның олыгайган көннәре менә нинди күркәм була икән бит! Бүгенге яшь парларга үрнәк тормыш бу.

8 июльдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, үзара килешеп яшәвен чагылдырган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде. Иң элек бала шәхес буларак балалар бакчасында, мәктәптә дә түгел, нәкъ менә гаиләдә тәрбияләнә. Хезмәт ярату, кешелеклелек, үз гамәлләрең өчен җавап бирү, тугрылык кебек сыйфатларның башлангычын бары тик гаиләдән алабыз. Ихтирам, туганлык төшенчәләренә, милли гореф-гадәтләргә дә шунда нигез салына.

Үз гаилә традицияләрен саклап, бер-берләренә тугры калып, озак еллар матур гомер итүче үрнәк гаиләләр районыбызда бик күп. Кырык тугыз ел буена иңне ингә куеп, шатлыкта да, борчуда да бер-берсен кайгыртып янәшә атлаучы, Миңгәр авылының хөрмәткә лаеклы затлары Кифая һәм Рәфхать Ногмановларга да хас бу сыйфатлар. Республикада дүртенче ел рәттән билгеләп үтелүче әлеге көн уңаеннан, 8 июльдә аларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Ул 25 елдан артык законлы никахта яшәүче, үрнәк булырдай балалар тәрбияләгән парларга бирелә. Бәйрәм өстенә бәйрәм. Нәкъ шушы көнне алты оныкның иң зурысы - Серинад сөйгәне Ләйлә белән никахын рәсмиләштерде. Дәү әни белән дәү әтине, яшь парларны Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Т.Шәрәфиев, "Росгосстрах"ның Саба филиалы җитәкчесе З.Ихсанова, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Н.Вафина тәбрикләде һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды. Күңелле чарага Ногмановларның туганнары, якыннары, дуслары җыелган иде.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

З.Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев