Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыл “табиб”ларын – халык арасыннан

Районның медпунктлар булмаган авылларында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүче кешеләр халык арасыннан сайлап куелды.

15 хуҗалыклы 41 кеше яши торган Чәбки-Саба авылында бу хезмәткә Миңзәлифә Абдуллина билгеләнгән. Аңа авыл халкының ихтирамы да, ышанычы да зур. Лаеклы ялга кадәр авыл җирлегендә хезмәт куйган тәвәккәл ханым без барган көнне дә 99 яшьлек авылдашы Әминә апаның хәлен белергә килгән иде. "Бу эш миңа ят түгел, унөч ел авыру каенанамны карадым, киленнәрем дә медиклар. Шуңа микән, курыкмыйм да, ярдәм итә алам икән, шатланам гына. Тик, авырып яту рәхәт түгел, беркем дә авырмасын иде", - ди ул.

Халык аз яшәгән һәм медицина оешмасыннан ерак урнашкан торак пунктларга билгеләнгән авыл "табиб"лары кеше гомеренә куркыныч янаган, хроник чирләр кискенләшкән очракта беренче ярдәм күрсәтергә тиешле. Бу ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының 2012-2016 елларга халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү буенча төбәк программасы нигезендә башкарыла. Әлеге эшкә күбрәк җаваплы һәм белемле кешеләр, мәсәлән лаеклы ялдагы медицина һәм мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, китапханәчеләр тартылган.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Рәсемдә: Сатыш авылы фельд­шер-акушерлык пункты мөдире Эльмира Зарипова (уң якта) һәм Миңзәлифә Абдуллина Әминә апа янында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фап