Саба таңнары

Авылны яшьләр күтәрәчәк

Быел Татарстан авыл хуҗалыгы өлкәсендә 2012-2014 елларга исәпләнгән максатчан ике программада катнашачак. Аның берсе гаиләләр фермаларын булдыруны дәвам итүне күздә тотса, икенчесе - "Яшь фермер дигәне әле быел гына гамәләгә керә. Без әлеге программаларның эчтәлеген киңрәк ачу максаты белән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль һәм икътисадый үсеш мәсьәләләре...

Быел Татарстан авыл хуҗалыгы өлкәсендә 2012-2014 елларга исәпләнгән максатчан ике программада катнашачак. Аның берсе гаиләләр фермаларын булдыруны дәвам итүне күздә тотса, икенчесе - "Яшь фермер дигәне әле быел гына гамәләгә керә. Без әлеге программаларның эчтәлеген киңрәк ачу максаты белән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль һәм икътисадый үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары И.Котдусовка мөрәҗәгать иттек.

- Илнур Илдусович, сүзне әлеге төшенчәләрнең яңарагыннан - "Яшь фермер" программасыннан башлыйк әле. Мондый исем кемнәргә бирелә?

- Яшь фермер дигәндә, үзенең көчен авыл хуҗалыгы тармагының кече бизнесында сынап карарга теләк белдергән крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы яисә шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлгән махсус урта яки югары белемле Россия Федерациясе гражданины күздә тотыла. Белгечлекнең авыл хуҗалыгы өлкәсенә кагылышлы булуы һәм өч ел эш тәҗрибәсе кирәк. Авыл хуҗалыгын яхшы белүчеләр тиз эшкә керешә ала, продукция җитештереп, табышка эшләү сәләтенә ия. Авыл хуҗалыгын белгәннәр тиз бизнесын җәелдерә алачак.

- Дәүләт ни өчен яшь аграрийларга аерым игътибар бирә?

-Билгеле булганча, узган гасырның 90нчы елларында ил күләмендә крестьян-фермер хуҗалыкларының нык артуы күзәтелде. Әмма аннан соңгы чорда аларның саны кимү ягына үзгәрде. Әлеге тискәре тенденция катлаулы икътисадый шартларда яңа эшен башлаган фермерларга ныклы дәүләт дәүләт ярдәме күрсәтүне сорый. Бигрәк тә башлангыч капиталның булмавы үзен сиздерә. Шулай ук аграр тармакта җитештерүне арттыруның да тәҗрибә белән расланган юлы - авылларда кече һәм уртакул эшмәкәрлекне булдыру. Авыл хуҗалыгында төп этәргеч көч - ул да булса, һәр кешенең үземә дип хезмәт итүе. Шуңа күрә дәүләт андыйларга төрле яклап булышырга әзер.

- Ярдәм нинди формада булачак һәм моның өчен нинди таләпләрнең үтәлүе шарт?

- Яшь фермерларга крестьян-фермер хуҗалыгы оештыру өчен грантлар биреләчәк. Аның күләмен Россия Федерациясе субъектлары, безнең очракта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы билгели. Грант 1,5 миллион сумнан арткан очракта, шул суммадан арткан өлешен субъект финанслаячак. Яшь фермерга биреләчәк грант күләмен конкурс комиисиясе билгели. Бу очракта фермерның үз акча чыганаклары да исәпкә алыначак. Ягъни яшь фермерның грант суммсының 10 процентыннан ким булмаган финансы яисә милке булу (ләкин 100 мең сумнан да ким түгел) программада катнашуның бер шарты да булып тора. Крестьян-фермер хуҗалыгының микропредприятие параметрларына (15 кешегә кадәр эш урыны) туры килүе, продукция сату буенча алдан килешү төзелгән булуы шарт. Яшь фермерга бизнес-план төзергә һәм муниципаль идарә органнарыннан яисә физик затлардан, җәмәгать оешмаларыннан, поручительләрдән реконмендация характерында хат юллап алырга туры киләчәк. Тагын бер таләп: программага керү өчен заявка бирүченең фермер (эшмәкәр) булып теркәлгәненә 12 айдан артмаска тиеш.

Шушы шартлар үтәлсә, гражданин яшь фермерларга каралган дәүләт булышлыгына исәп тота ала. Яшь ягыннан чикләүне юк дияргә дә була. Чөнки, әле генә санап кителгән шартлар үтәлгәндә, 58 яшьтә дә яшь фермерларга биреләчәк ярдәмне алырга мөмкин.

- Грант нинди максатка тотылырга тиеш?

- Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир, техника, җиһазлар, орлык, ашламалар сатып алуга, төзелешкә. Башка максатларга тотарга ярамый.

- Безнең районда грантка исәп тота алучы ничә яшь фермер бар?

- Хәзерге көндә районда авыл хуҗалыгында эшләргә теләк белдергән 15 яшь фермер исәпләнә. Алар барысы да, кайбер шартларны программа таләпләрне туры китереп бетергәндә, яшь фермерларга каралган дәүләт булышлыгына исәп тота ала.

- Ә узган ел страт алган гаилә фермалары белән эш ничегрәк тора? Бу юнәлештә эш башлаучыларны яшь фермерларга үрнәк итеп китерергә буламы?

- Гаилә фермалары төзүдә районда матур гына мисаллар бар. Бу эшне җәелдерүгә узган ел урталарында керешелде. Бүген 18 гаилә фермасы төзелде. Аларың күпчелеге продукция җитештерә башлады инде. Мисалга, Калатауда Д.Галимов, Миңгәрдә Н.Шәйхуллин, Олы Кибәчедә И.Галиәхмәтов - сарык, Сатышта И.Сибгатуллин - кәҗә үстреү буенча махсуслаштылар. Туктарда К.Вәлиев умартачылык белән шөгыльләнә. Ә Тат.Икшермәдә Ф.Мөхәммәтшин 24 баш сыер белән сөт җитештерә башлады. Гомумән, 11 гаилә фермасыннан "2010-2012 елларда Татарстан Республикасында гаилә фермаларын үстерү" дип аталган програма нигезендә каралган дәүләт ярдәменнән файдалану өчен документлары җыелып, авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырылды. Эш 80 процентка төгәлләнгән булып тора. Хәзер исә 2010-2012 елларда Татарстан Республикасында гаилә фермаларын үстерү" програмасы гамәлгә керде. Анда фермерлык эшчәнлеген 12 айдан артык гамәлгә ашыручы 19-55 яшьлек һәм чыгымнарны 8 ел эчендә капларлык бизнес-планы булган КФХ башлыклары катнаша ала. Программада катнашучы үзенең гаилә фермасы базасында экскурсия- өйрәтү характерындагы мастер-класс үткәрергә дә әзер булырга тиеш.

Конкурсны узучыга ферма төзү, җиһазлар, терлек сатып алу өчен грант рәвешендә 800 мең сумнан 2700 мең сумга кадәр 40 процент акчаны республика бюджеты финанслый. 30 процентын исә муниципалитетлар бирергә тиеш. Фермерның үз акчасы булу да зарур. Авылда бизнесын җәелдерергә карар кылучыларга ярдәм моның белән генә бетми. Яртысын түләп алу шарты белән җиһазлар алырга мөмкин. Бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтыннан (http://agro.tatarstan.ru) тулырак мәгълүмат алырга була.

- Программада катнашырга теләүче иң элек кая һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш?

- Заявканы Саба муниципаль районы башкарма комитетына бирергә кирәк. Гаризаларны махсус төзелгән комиссия тикшерәчәк. Уңай хәл ителгән очракта, район хакимияте, тиешле документларны теркәп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына әлеге кешене программага кертү буенча мөрәҗәгатен юллый.

Заявка тапшырырга яки булган сорауларына җавап алырга теләүчеләр 2-40-99 телефоны аша Марат Шәймәрдановка яки 2-36-54 телефонына шалтыратып, миңа һәм авыл хуҗалыгы, азык-төлек идарәсенең финас-икътисад бүлегенә( тел:2-33-66) мөрәҗәгать итә алалар.

Әңгәмәдәш - Ф.Мәүлетов.

 

 

 

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: