Авыл тормышын алар белә
2024 елда авыл җирлеге Советларына өч йөздән артык мөрәҗәгать кергән
Аларны халык һаман да элеккечә «авыл советы» дип йөртә.
Рәсми телдә генә җирле үзидарә принциплары турында федераль закон кабул ителгәч, авыл советлары – “авыл җирлекләре”нә, ә җитәкчеләре – “башлыкка” әйләнде.Хәзер аларның вәкаләтләре күп: 20гә якын.
Вәкаләтләре күбәйсә дә, бюджетлары чамалы җирле үзидарәләрнең. Халык саны күбрәк авыл җирлекләренә җиңелрәк. Шәмәрдән – шундыйларның берсе. Жирлекләрнең үз керемнәрен нигездә салымнар тәшкил итә. 2023 елда 26 оешма-учреждениедә үткәрелгән җыеннарда карарлар кабул ителгәннән соң, 18 яше тулган гражданнардан былтыр барысы 2,257 миллион сум үзара салым җыйналган. План үтәлгән. Һәр торак пунктыныкы үзенә әйләнеп кайта. Әйтик, халык саны аз булган Кырбаштан 138362 сум үзара салым җыйналып, чишмә ремонтына юнәлдерелгән. Шәмәрдәндә халык акчасы урамнарны төзекләндерүгә, тротуарлар ясауга, мәдәният йорты янына җәйге сәхнәле мәйданчык булдыруга тотылган. Муниципаль юл фондына да (МДФ) күп эшләнә. Шәмәрдәндә 2024 елда Лермонтов, Ф.Кәрим урамнарын төзекләндерүгә, барлыкка килгән чокырларны ремонтлауга, “Шәмәрдән-2”, “Шәмәрдән-3”не урап узу юлларын асфальтлауга, Гагарин урамыннан Мичәнбаш ягына таба тротуар салуга МДФтан 248 миллион сум акча тотылган. Быел исә Мичәнбаш урамнары асфальтланачак. “Җирле үзидарәнең бурычы– халыкка яшәү өчен уңай тормыш-көнкүреш шартлары тудыру, – ди җирлек башлыгы Альберт Вәлиев. – Шәмәрдәндә күпфатирлы йортлар байтак һәм алар аерым программа нигезендә икенче яшьлеген кичерә. 2015 елдан алып әлеге максатка 286,8 миллион сум тотылган. Быел тагын 9,4 миллион сумга 4 йорт капиталь ремонтланачак. Барлык программаларда да катнашабыз. Әйтик, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы буенча 2024 елда Шәмәрдәндә 8 йорт файдалануга тапшырылды. Җирлек буенча халык үзе барысы 3195 кв.метр торак төзеде. Хәзер 12 фатирлы йорт төзелеше дәвам итә. Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирү юнәлешендә дә эш бара. Хәзерге вакытта 45 участокның үз хуҗасы бар. Быел аларга су линиясе сузылачак”.
Шулай итеп, уңайлы логистикалы Шәмәрдән кызыктырырлык торак пунктка әйләнеп бара. Җитештерү объектлары да арта. 2024 елның 1 июненнән элеккеге комбинат бинасында тегү цехы (“Шито на совесть”) ачылып, 25 меңнән артык кием тегелгән, 18 кешегә эш урыны булдырылган. Күпләр үзмәшгульлеккә тартыла. Былтыр үз кәсепләрен булдыручылар 56 кешегә ишәеп, 564кә (мәктәп укучылары да кергән) җиткән. Шәмәрдәнгә игътибар артуын әлерәк кенә ачылган теннис үзәге дә сөйли. Табигать яратучыларның ял урыны булган Мичәнбаш плотинасына да реконструкциядән соң су җыя башлаячаклар.
Авылда кешеләрне “мэр” кебек әйбәт белүче юк. Альберт Кави улы да, иң яшь җирлек башлыкларының берсе булса да, бу вазифага 2023 елның маеннан гына сайланса да, аңа бистә тормышы уч төбендәге кебек. Соңгы елларда халыкның сәяси вәзгыятькә бәйле яшәеше дә яхшы таныш. Җирлектәге авылларда яшәүчеләр махсус хәрби операцияне дә үзенә кагылышлы итеп тойган. Гуманитар ярдәм оештыру өчен “Помощь СВО” төркеме булдырылган. Өлкәннәр яшь буын белән бергә лицейда блиндажларны каплау челтәре үрә, кемдер токмач кисә, солдат ашы әзерли, кием тегә, укучылар 3D принтердан корал кирәк-яраклары ясый, хатлар яза. Ивановлар гаиләсе өйләрендә госпитальгә урын-җир әйберләре җыеп тапшыра. Шәмәрдән – мобилизация һәм контракт буенча иң күп ир-егетен СВОга озаткан торак пункт. Хәзерге вакытта районнан бердәнбер хатын-кыз – 1982 елгы Шәмәрдән кызы Гөлназ Шәйхелисламова да медпункт начальнигы булып ЛНРда Ватан алдындагы бурычын үти.
Җирлекнең 2025 елга планнары 16 пункттан тора. Барысы да халык өчен. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре күбесе уңай хәл ителә. Иң зур теләкләре, әлбәттә, хәрби операция тизрәк тәмамланып, ир-егетләрнең гаиләләре янына кайтулары.
Фәнил Мәүлетов әзерлзде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев