Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

БӘЛӘКӘЧЛӘР БӘЙГЕСЕ

Балаларны яклау көне районыбызда күптөрле чаралар белән истә калды. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны кечкенәдән мәдәни-спорт тормышына тарту максатында инде бишенче тапкыр үткәрелүче бәләкәчләр бәйгесе дә үзенә 60ка якын гаиләне җыйды.

Үзләренең нәниләрен ярыштырырга Сабадан, Шәмәрдәннән, Тимершык, Сатыш, Иске Мичән, Олы Шыңар, Оет, Көек, Явлаштау авылларыннан килгәннәр иде. Балаларын ярышта икенче-өченче тапкыр катнаштыручы әти-әниләрне дә күрдек. Бу бәйгенең ничек барганын аңлатып торасы юк: әле тәпили башламаганнар үрмәләп - 10, аякка басканнар йөгереп 50 метр ара уза. Җиңүчеләр гадел ачыклансын өчен балалар яшьләренә карап 6 төркемгә бүленгән иде. (Дәвамын газетадан укый аласыз)

Ф.Хәмитов.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев