Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Болгар жыенында сабалылар да катнаша

Бүген Идел буе Болгарының Ислам динен кабул итүгә 1125 ел тулуына багышланган "Изге Болгар Җыены" чаралары уза. "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итуенчә, Сәгать 10 да Истәлек билгесе каршында башланачак җыенның тантаналы ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча Республика фонды попечительлек советы рәисе...

Бүген Идел буе Болгарының Ислам динен кабул итүгә 1125 ел тулуына багышланган "Изге Болгар Җыены" чаралары уза. "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итуенчә, Сәгать 10 да Истәлек билгесе каршында башланачак җыенның тантаналы ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре советы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашачак. Биредә шулай ук Коръән укылачак. Аннан соң Болгар шәһәренең Кече манарасы янында Тәлгать Таҗетдин тәүбә үткәрәчәк. Җыен кысаларында "Болгар шәһәре урта гасыр һөнәрчелеге" интерактив экспозициясе белән танышу, Елга вокзалын, "Сувар" һәм "Биләр" күргәзмә павильонннарын карау, "Габдрахман сахабә коесы" комплексына бару ниятләнә. Җыенга Җәмигъ мәчетендә үткәреләчәк Өйлә намазы нокта куячак.Әлеге сәфәргә безнең районнан да делегация китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X