Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел кукуруз күкрәп уңган: араларында ике метр озынлыкка җиткәннәре дә бар

Быел терлек азыгын мул һәм сыйфатлы итеп әзерләүне күздә тотып район хуҗалыкларында кукуруз шактый мәйдан­нарда игелгән.

Кыр хез­мәтчәннәре, аның муллыгына куанып, бу көн­нәрдә силос салу кебек мөһим эшкә зур игътибар бирделәр. Әмма вакытлы-вакытсыз яуган карлы яңгырлар гына эштә бераз тоткарлык тудырды. Шулай да һава торышы аяз торганда вакытны файдаланып калу кирәк. "Саба" җәмгыятенең «Мичән" фи­лиалында да кукуруз шактый зур мәйданда үстерелгән. Мичән сөт­­челек комплексы янә­шәсендәге азык базасында көне буена зур киеренкелек хөкем сөрә. Вак­латылган яшел массаның һәр килограммы исәптә биредә.

Кукуруз күкрәп уңган быел. Ике метр озынлыкка җиткән урыннары да бар. Кырда Булат Габделхаков һәм Фәрит Шакиров иярләгән "Ягуар"ларның бер минутка да туктап торырга вакыты юк. Бу тырыш егетләр кукурузны вак­латып, Ленар Сәләхиев, Равил Миннегалиев, Рәфыйк Фәттахов, Ринат һәм Айрат Вәлиевлар йөрткән "Камаз"ларга, Раил Һадиев, Радил Зарипов, Альберт Хәйруллин, Илнар Низамиев, Марат Гыйльметдинов идарә иткән тракторларга төяп озаталар.

Азык базасына кайтып торган массаны ел әйләнәсе кыр эшләрендә актив катнашучы, силосны тиешле тыгызлыкта таптатып салуның нигә кирәклеген төнлә уятып сорасаң да биш бармагыдай белүче Раил Шиһапов К-700 тракторында эттереп тигезләп тора. Ә аны "ДжонДир»да Васил Галимуллин тыгызлап таптата. Биредә эш темпы бер минутка да тынып тормый. Кукуруз үскән мәйданнар комплекс яныннан да күренеп тора.

-Яңгыр яумаса эшләп була, көнгә унар рейс та алып кайтабыз. Кукурузы да бик уңган, кара син моны, - дип сап-сары чәкәннәрне күрсәтә Рәфыйк Фәттахов.

Маллар өчен кыш буена җитәрлек күләмдә азык туплау максатыннан уртак тырышлык куеп эшлиләр биредә. 260 гектар мәйданнан алынган кукуруздан 5 мең тонна силос салырга планлаштыралар. Бер гектарыннан 300 центнер уңыш чыга. Узган елдан калган азык запасы да бар. Яңа уңыштан 650 тонна печән, төргәкләнгән 140 тонна сенаж, 4450 тонна чокырдагы сенаж, 600 тонна салам әзерләнгән. Азык бер баш шартлы терлеккә 40,39 центнер берәмлек исәбеннән әзерләнә.

-Кукуруз массасына Краснодар технологиясе буенча "Сил-Олл" биологик консерванты кушыла. Йөз тоннага бер килограмм исәбеннән кушылучы бу сыеклык силосны бозылудан саклый, туклык­лылыгын арттыра, - ди хуҗалыкның зоотехнигы, терлек азыгы әзерләү буенча җаваплы белгеч Ранур Баһавиев.

Районның башка хуҗа­лыкларында да силос салу эшләре дәвам итә. 5890 гектар мәйданда игелгән кукурузның 2842сендә уңыш җыйналып, 66 мең тоннадан артык силос салынган. Гектарыннан уртача уңыш - 240 центнер. Кукуруз игелүче иң зур мәйдан - бер мең гектар - җаваплылыгы чикләнгән "Алтын Саба" җәмгыятендә. Биредә эшнең 40 проценты төгәлләнгән.

Интернет мәгълүматләре буенча белгечләр кукурузны сабагындагы дымлылык - 68, чәкәндәге бөртегендә 47 процент булганда ура башларга тәкъдим итәләр. Дымлылык кимегән саен коры матдәнең күләме арта. 80 процент булганда, бер центнер яшел массада коры матдә 10-11 килограмм була. 65 процент дымлылыкта ул 13-15 килограммга җитә. Бер килограмм коры матдә, рациональ балансланган оч­­­ракта, 2 килограмм сөт бирә, диләр.

Замирә Сәмигуллина.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев