Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чүп оясы – ерганак

Май бәйрәмнәре җитә, районда санитария-экология икеайлыгы игълан ителгәнгә дә 30 көн узып бара,

ә яшәгән җиребезне чистарту, төзекләндерү максатында башкарасы эшләр санап бетергесез. Кардан арынган җир чүп-чар белән тулып ята. Бигрәк тә елга буйлары, ерганаклар...

Яшәгән җиребез дигәндә, кайберәүләр аларын гомумән күздә тотмый, ахры. Яр читләрен ишек алларын, капка төпләрен себергәннән соң барлыкка килгән чүпле балчыкны илтеп ташлый урыны итеп күрүчеләр, ни кызганыч, байтак икән әле. Дөрес, соңгы ун елда Саба шәһәр җирлегендәге оешмалар үзләренә бүлеп бирелгән елгаларны чүптән чистартуда зур эш башкардылар. Бу эштә катнашканнар ул чакта яр буйларына чыгарып ташланган бәдрәф чиләкләрен, укшымаска тырышып, ничек трактор арбасына алып атканнарын әле дә хәйран калып исләренә төшереп куялар. Шөкер, хәзер елга ярлары бераз сокландыра да башлады. Әмма Совет урамында урнашкан "Березка" кибете янындагы ерганакны әле һич кенә дә мондый исемлеккә кертә торган түгел булып чыкты. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев